Ил башкаласында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге урнашкан йортны якташларыбыз, үз итеп, әнә шулай дип атый. Ул шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан һәм Татарстанның хезмәттәшләренә дә, дусларына да яхшы таныш. Ә тумышы белән республикадан булган һәм хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз турында әйтеп тә торасы юк. Тулы вәкаләтле вәкиллек ишегалдын яздан алып көзгә кадәр чәчәкләрдән үрелгән республика гербы бизи. Бу да – араларны бәйли торган җепләрнең берсе.
Ышанычлы күпер
2024 елда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ачылуга 30 ел тулды. Ул 1994 елның 13 июнендә Татарстан Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Бу урында шуны да искәртик: Мәскәүдә республика вәкиллегенең тарихы 1920 елдан ук башлана. Ул вакытта Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты (ВЦИК) декреты нигезендә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты (Наркомнац) каршында милли бүлекләр, шул исәптән татар милли бүлеге оештырыла. ТАССР төзелгәч, ул ВЦИК каршындагы ТАССР вәкиллегенә үзгәртелә. Төрле елларда биредә Мирсәет Солтангалиев, Саттар Еникеев, Сәйфи Бәдриев һәм башка тарихи шәхесләр җитәкчелек итә.
Мәскәү белән Татарстан арасындагы күпер буларак, Тулы вәкаләтле вәкиллек төрле юнәлештәге мәйданчык булып тора: биредә республикага бәйле актуаль мәгълүмат туплана, социаль-икътисадый, халыкара, инвестицион, мәдәни һәм башка бик күп проектлар башлангыч ала. Тулы вәкаләтле вәкиллектә даими уза торган очрашуларда Татарстан һәм тулаем илкүләм халыкара багланышларны киңәйтү турында килешүләр төзелә. Чит ил делегацияләренең, шулай ук Россиянең башка төбәк җитәкчеләре һәм эшлекле даирәләренең Татарстанга 180 нән артык рәсми һәм эшлекле визиты да мондый очрашуларның нәтиҗәсе булып тора.
Республика якташлыгы
Хәзерге вакытта ил башкаласында яшәүче татарстанлыларны берләштерү өчен, Мәскәүдә Тулы вәкаләтле вәкиллек тәкъдиме белән «Татарстан якташлары җәмгыяте» төзелде. Аның белән Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, академик Талия Хәбриева җитәкчелек итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен, республика тормышында актив катнашканнары өчен, язмышлары Татарстанга бәйле булган мәскәүлеләргә дәүләт бүләкләре тапшыра. Танылган театр һәм кино актерлары Марат Бәшәров һәм Камил Ларин, артистлар Владимир Кудашев, Альберт Җәлилов, Ләйсән Минһаҗева һәм башкалар «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булдылар.
Якташларыбызны берләштерү өчен, Тулы вәкаләтле вәкиллек каршында һөнәри мәнфәгатьләр буенча клублар да эшли. Аерым алганда, Табиблар клубын Россия Фәннәр академиясе академигы, Н.А. Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге илкүләм фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хәбриев җитәкли. Табиблар клубы Мәскәүдә Татарстаннан чыккан 120 дән артык кешене, шулай ук медицина өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне берләштерә.
2012 елның февралендә оешкан Офицерлар клубы 200 дән артык кешене үз эченә ала. Алар арасында Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, шул исәптән СВОда катнашучылар да бар. Медиаклуб, Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы вәкилләре социаль-мәдәни чаралар үткәргәндә актив катнаша.
Яшьләргә карап
Тулы вәкаләтле вәкиллек яшьләрне берләштерүгә һәм ярдәм итүгә, аларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Татарстан Мәскәүдәге 12 югары уку йорты белән килешүләр имзалады. Ил башкаласының 22 югары уку йортында Татарстан якташлык җәмгыятьләре эшли. Алар барысы да 2013 елда Тулы вәкаләтле вәкиллек каршында оешкан Яшьләр советына керә.
Рөстәм Миңнеханов та Мәскәү вузлары студентлары – якташларыбыз белән очрашырга ярата. Яшьләр Татарстан Рәисенә уңышлары турында сөйли, үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм, әлбәттә, фотога төшәләр. «Татарстаннан китсәгез дә, иң мөһиме – элемтәләрне саклап калу. Без бергә булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Хәтерне саклау
Тулы вәкаләтле вәкиллек ярдәме белән Мәскәүдә бөек шәхесләребез Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә һәйкәлләр ачылды. Шулай ук, Россия дәүләт академия зур театры дирижеры Фуат Мансуровка, халыкара журналист һәм Көнчыгышны өйрәнүче Фәрит Сәйфелмөлековка, Бөек Ватан сугышы елларында АКШта легаль булмаган резидентураны җитәкләгән Исхак Әхмәровка мемориаль һәйкәлләр куелды.
Кайбер якташларыбызның үзенчәлекле язмышлары турында документаль фильмнар төшерелде. Еллар уза, алар кылган бөек эшләр дә онытыла, ә кинотасмалар – замандашлар һәм киләчәк буын өчен хәтерне саклауның бер ысулы. Шунысы да мөһим: бу зур һәм бик тә мөһим эш йөрәк кушуы буенча, тарихи Ватаныбызга, якташларга хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе буларак башкарыла.
Мәдәният көннәре
Мәскәүдә август аенда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Быел ул 15 нче тапкыр уза! Ел саен республика сәнгать осталары катнашында Мәскәү Халыкара музыка йортында үткәрелә торган тантаналы кичәгә якташларыбыз җыела. Аларның күбесе – үз эшендә зур уңышка ирешкән шәхесләр.
Гала-концертка ел саен диярлек Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чит дәүләтләрнең илчеләре килә.
Без, Тулы вәкаләтле вәкиллек сайлаган юл киләчәктә дә шундый булып калачак, дип ышанабыз. Димәк, төрле өлкәләрдә үз проектларын үстерүче, мәдәни һәм тарихи мирасны саклаучы татарстанлылар һәм Мәскәү татарлары һәрвакытта да безнең ярдәмне тоеп яшәячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез