"Матди проблемаларның үсеше илдә югары сәясәт олимпында җитди үзгәрешләр вәгъдә итә"

Баррель бәясенең түбәнгә китүе Россия өчен финанс проблемалары тудырачак. Urals сортлы нефть бүген үк инде 54–55 доллар белән генә бәяләнә. Brent бәясе 60 долларга кадәр төшсә (дүртенче кварталда көтелә), безнең нефть 50 доллардан да түбәнгәрәк китәчәк. Бюджет һәм нефть компанияләре өчен дә шактый авыр сынау булачак бу. Хәзер үк нефтьчеләрнең эш атнасы кыскартыла, хезмәт хаклары 20 процентка кадәр кими, дигән хәбәрләр бар.

Россия икътисадының проблемалары нефть бәясе белән генә чикләнми. Рәсми хәбәрләр бизнесның шактый авыр хәлдә булуын җиткерә. «Бизнесның иминият кертемнәре буенча бурычлары ике тапкыр арткан, компанияләрнең әйләнеш акчалары белән проблемалары бар» дигән баш исемне генә алып карыйк. Шәрехләп тормыйча да аңлап була: илгә туксанынчы еллардагы проблемалар кайтып килә. Әмма бу – мөшкеллекнең бер өлеше генә әле. 2025 ел җәе зур уңыш белән сөендермәс шикелле. Россиянең төп икмәкле төбәкләрендә инде урып-җыю башланды, нәтиҗәләр куанырлык түгел. Илнең 10 процент ашлыгын җитештерә торган Ростов өлкәсе корылыктан интегә. Төбәк үткән ел да планлаштырылган 16 миллион тонна урынына 11,4 миллион тонна гына ашлык җыйган. Үткән көз яңгырсыз килгән, кыш та кар белән шатландырмаган, җәй дә дымсыз булган. Төбәк җитәкчелеге, быелгы уңыш үткән елдагыдан да 20 процентка кимрәк булыр, ди. Авыл хуҗалыгын табигать шартлары гына түгел, ашлыкка экспорт пошлиналары арттырылу, ашламага һәм авыл хуҗалыгы техникасына күтәрелгән бәяләр дә авыр хәлгә куя.

Уңыш мул булган төбәкләрдә эшкә кеше җитми. «Тамбов өлкәсендә җиләк уңышы яхшы, тик аларны җыярга кеше юк. Хәзер җиләк һәм кура җиләген җыю вакыты, чия дә өлгереп килә, ләкин эшче куллар җитмәү сәбәпле, уңыш тулысынча җыеп алынмый. Хуҗалыклар аз-азлап кына җыеп, вак сәүдәгә тапшыра, әмма тонна-тонна продукция әрәм була. Кешеләр юк», – дип яза популяр телеграм-каналларның берсе.

Ил икътисадына дроннар һөҗүменнән салынган миллиардлаган сумлык зыян турында хәбәрләр дә күренә. Үткән тәүлекләрдә Россия һава аланнары чып-чын коллапс кичерде. Авиакомпанияләрнең бер тәүлеккә 20 миллиард сумлык зыян күргәнен хәбәр итә ТАСС. Матди проблемаларның үсеше ел ахырына кадәр илдә югары сәясәт олимпында җитди үзгәрешләр вәгъдә итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре