Гәүдә – аралашу чарасы
Кәнфите түгел, кәгазе мөһим. Эчке дөнья дип лаф орсалар да, иң элек кешенең йөз-кыяфәтенә бәя бирәбез шул. Моның колагы тырпайган, тегенең борыны кәкре, ә бу артык таза, дибез. Борчыласы юк хәзер: колакны да матурлыйлар, борынны да турайталар, тәндәге артык майларны да кисеп ташлыйлар анысы. Спорт, диета һәм косметика ярдәме тимәсә, башка матурлау чаралары да бихисап. Әмма турайткан борын бер елдан соң тагын ошамый башласа, нишләргә?
Йөз-кыяфәтең турында кайгырту начар түгел, ди социологлар. Ни дисәк тә, матурлык чорында яшибез. Шуңа күрә пластик операция дигәннән куркырга кирәкми. Операция өчен кичектереп түләү мөмкинлеге, Төркия һәм Кытай кебек илләргә медицина турларының барлыкка килүе дә әлеге сүзтезмәне популярлаштырды. «Үзеңне үзгәртү яңа кием сатып алу кебек үк җиңел», – ди социолог Алисә Шакирова.
– Йөз-кыяфәтне үзгәртү теләге иң беренче чиратта кешенең психологиясенә бәйле. Әмма җәмгыятьтәге үзгәрешләр дә моңа йогынты ясамый калмый, – дип башлады ул сүзен. – Бүген икътисад тотрыклы түгел, глобаль кризистан куркып яшибез. Замана кешесе үзенең тулы контроленә ала алган бердәнбер әйбер – аның тәне. Без валюта курсына яки дәүләт сәясәтенә йогынты ясый алмыйбыз. Ә менә шикәр ашаудан туктый алабыз, фитнес залына йөрү һәм хирург пычагы астына керү мөмкинлеген берәү дә тартып ала алмый әле.
Социаль челтәрләрнең дә йогынтысы зур. Үзебезгә көзге аша түгел, ә телефон камерасы аша карарга ияләндек. Ясалма фәһем әзерләп биргән фото һәм видеодагы сурәтләрне үзебез белән чагыштырабыз. Белгеч фикеренчә, бу очракта табигый матурлык җиңелә.
– Сер түгел: йөз-кыяфәтебез – җәмгыять белән аралашуның төп коралы. Авыздан бер сүз чыкканчы, кеше кыяфәтебезгә карап бәя бирә. Кием, чәч, гәүдә торышы, авырлыгы, тәндәге бизәк, татуировкалар – аралашуның вербаль булмаган төрләре. Үзенә яңалык кертеп, кеше үзе турында фикерне үзгәртә. Гәүдәбез күптән инде безнең статусны, кыйммәтләрне, нинди субкультурага каравыбызны һәм хәтта сәяси карашларыбызны да күрсәтә. Мәсәлән, хатын-кызның үкчәле аяк киеменнән баш тартуы уңайлык яратуын билгеләсә, ә мускуллы тәне дисциплина турында сөйләячәк, – дигән фикердә белгеч.
Балачак үпкәсе
Артык авырлык кына гаепле түгел. Тәнне үзгәртү омтылышының төп сәбәбе балачактан сакланып килгән үпкә булырга мөмкин. «Өченче көн нәрсә ашаганыбызны хәтерләмәсәк тә, 20 ел элек кемнеңдер: «Синең борының кәкре», – дигәнен истән чыгармаячакбыз», – ди психолог Гүзәл Саттарова.
– Беренчедән, безнең тәнебез барысын да хәтерли. Ул мәктәптәге мыскыллы көлүләрне дә, үткәндәге җәрәхәтләрне дә яхшы белә, – ди белгеч. – Тән формасын үзгәртеп, кеше үткәнгә кайтырга һәм шул вакытны яңадан яшәргә тырыша. Әмма яңа гәүдә, йөз белән. Ул эчендәге кечкенә кыз яки егеткә: «Кара, мин үз дигәнемә ирештем: хәзер минем артык авырлыгым юк, борыным да матур. Хәзер берәү дә миннән көлмәячәк», – ди.
Икенчедән, тормыштагы авыр мизгелне үзгәреш белән җиңәргә тырыша кеше. Бигрәк тә хатын-кызлар. Сөйгән яры белән аерылыша икән, озын чәче кыскара. Эштән куыла икән, тәненә берәр бизәк төшерергә мөмкин ул.
– Эчке үзгәрешләр тизрәк бара. Күңелең белән үзеңне кабул иткән очракта да, син көн саен көзгедә 5–6 ел элек булган кешене күрәсең. Шул чакта тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге туа, – ди Гүзәл. – Чәч кисәсеңме, татуировка ясатасыңмы, киенү стилен үзгәртәсеңме, әллә операция ясатасыңмы – мөһим түгел, әмма күңел шулай итеп үзгәреш таләп итә.
Үзеңне үзгәртүгә омтылу начар гамәл түгел. Әмма бу адымга барганчы, җиде кат уйларга киңәш итә белгеч. Төшенкелеккә бирелгәндә яки ачу чыкканда кабул ителгән карар биш көннән соң инде сафсата булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңә уйлар өчен 72 сәгать бирү мөһим.
Операциянең яше юк
Теләгәнгә түгел, кирәк булганга. Әйе, йөз-кыяфәтеңне үзгәртү медицина күрсәтмәләренә дә бәйле. 2019 елда юл һәлакәтенә очраганнан соң, үзем дә ике тапкыр күз кабагына пластик операция ясатырга мәҗбүр булдым. Үзгәрергә теләгәнгә түгел. Юл һәлакәтендә сул як күз өсте ертылып, бик нык зыян күргән иде. Беренчел ярдәм буларак, тиз генә 24 җөй салынды. Бер ай тернәкләнү узганнан соң, күз кабагының ябылып бетмәвен аңладым. Шуның нәтиҗәсендә күрүем начарланды. Күз табибы: «Күзең тиз кибә, пластик хирург белән киңәшләшеп кара», – дигән киңәшен бирде. Бәхеткә, пластик операция ясатыр өчен чит илгә йөрергә кирәк түгел. Республикабызда да осталар җитәрлек. Сөйләшеп, киңәшләшеп, анализлар тапшырып, пычак астына яттым. Хирург алдан ук: «Бер генә операция белән күз кабагын төшерә алмаячакбыз», – диде. Шуңа күрә 10 айдан соң, икенче тапкыр операциягә кердем. Ике операция өчен якынча 30 мең сум акча түләдем. Хәзер мондый суммага ясату мөмкин хәл түгел.
– Пластик хирургларның төп максаты – пациентка вакытында «юк» дип әйтә белү, – дип сөйли республиканың 7 нче клиник хастаханәсендә эшләүче пластик хирург Игорь Никитин (исеме үзгәртелде. – Авт.) – Соңгы биш ел эчендә пациентларның портреты яшәрде. Мәсәлән, элегрәк бит тиресен тарттырырга дип, 50 яшьлек хатын-кызлар килсә, хәзер 35 яшьтәгеләр дә килә.
Мондый үзгәрешләрнең чиге бармы соң? Табиб җавабы бер: әлбәттә, бар. Мисалга бит тиресен тарттыру буенча операцияне генә алыйк. Тирене чиксез тартып булмый. Кан белән тәэмин ителеше кимеп, тән тукымасы үләргә мөмкин.
– Ринопластика, ягъни борынны үзгәртү буенча операцияне 3–4 тапкыр ясатучылар бар. Мондый чакта кимерчәк боткага әверелә һәм аннан тотрыклы каркас төзү бик авыр, – ди Игорь әфәнде. – Иң куркыныч чик – психик. Минем консультацияләрнең 7–10 проценты баш тарту белән тәмамлана. Мин үз алдымда күркәм, җыйнак йөзле, тәнле кешене күрәм, ә ул булмаган май катламын алып атуны яисә туры борынына пычак тидерүне үтенә. Бу очракта мин психологка барырга киңәш итәм.
Бу темага
Хирурглар фикеренчә, пластик операцияләргә ихтыяҗ зур түгел. Сан ягыннан беренче урында – блефаропластика (күз кабагы формасын үзгәртүгә бәйле операция). Икенче урында – липосакция (артык майларны кисеп ату). Өченчедә – бит, колак, борын коррекциясе.
Күпчелек пациентлар (90 процент) операция нәтиҗәсеннән канәгать кала. Тискәре бәяне пациентларның 1 проценттан кимрәге бирә. Бер операция ясаткан кеше еш кына икенчесе хакында да уйлана. Кагыйдә буларак, пациент шул ук хирургка мөрәҗәгать итә.
Фикер
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Әгәр дә адәм баласының тумыштан килгән кимчелеге булса яисә ниндидер вакыйга, бәхетсезлек очрагы вакытында тышкы кыяфәтенә зыян килсә, аны камилләштерү өчен, пластик хирургларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, аның колагы ишетми яисә күзенә зыян килгән икән, бу очракта операция рөхсәт ителә. Ә медицина ягыннан күрсәтмәләр булмаганда, хатын-кызга үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртергә ярамый. Әгәр кеше үзенә пластик операцияне олыгая башлагач яшьрәк күренү максаты белән яки нинди дә булса әгъзасы үзенә ошамыйча, аның формасын үзгәртү өчен ясата икән, бу зур гөнаһ саналыр. Рәсүлебез (с.г.в.) тышкы кыяфәткә бернинди нигезсез үзгәртүләр кертүгә каршы булган. Ясалма яки башка кешенең чәчен ялгаучылар, тәнгә рәсем (татуировка) төшерүчеләр, тешләрне кайраучылар, каш һәм керфекне йолкучылар Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калырга мөмкин, дип кисәткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез