Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә Татарстанда Пәйгамбәр с.г.в. туган ай – Мәүлид аена багышланган чараларны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмә узды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучылар чаралар уза торган көннәр, урыннар, программалар һәм кунаклар турында фикер алыштылар.
2025 елның мөселман календаренда мөбарәк айларның берсе – Рабигуль-әүвәл ае 23 августта, кояш баю белән башлана. Бу айда Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган. Мәүлид бәйрәме татар мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия. Тарихта ул мөселман җәмгыятьләрендә дини һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгыту өчен файдаланылган . Шунысы да игътибарга лаек: 26 июньдә (1 мөхәррам) башланган Һиҗри буенча 1447 ел Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. 1500 еллыгы белән истәлекле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез