Документ быел 1 сентябрьдән үз көченә керә һәм ул пассажир транспортының эшен уңайлырак, заманчарак итүне күздә тота, дип хәбәр итә Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Яңа кагыйдәләрдә, транспорт оешмасының техник мөмкинлекләре булганда, җәмәгать транспортында йөрүгә социаль ташламаларны МАХ мессенджеры аша раслау мөмкинлеге билгеләнгән. Билетлар сатып алуны гадиләштереп, аларны рәсмиләштерү вакытын киметәчәк бу.
Транспорт оешмаларына шулай ук электрон түләү сервислары аша билетлар сату хокукы билгеләнгән. Компанияләр, шәхси биометрик мәгълүматлардан файдаланып, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша билетлар сатып алу мөмкинлеге бирә алачак, дигән сүз. Оешмаларга мондый хокук бирү пассажирлар йөртү эшчәнлегенә биометрия кертү карарын мөстәкыйль кабул итү мөмкинлеге бирәчәк.
Яңалыклар пассажирлар өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән. Алар ташламалы категорияләргә керүчеләргә транспорт хезмәтләре мөмкинлекләрен арттырачак, ә инде дәүләт цифрлы сервисларының илнең транспорт системасына «үтеп керүе» җәмәгать транспортыннан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү вакытын киметәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез