Аның аудиториясе 89 миллион кулланучыга җитте, шуларның 60 миллионы кушымтага көн саен керә. Бу хакта РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бүген инде 89 миллион кулланучы бар, ял көннәренә бу сан 90 миллион булачак. 60 миллион кеше көн саен куллана. MAX Россиядә генә түгел, ә дөньяда иң тиз үсүче биш интернет-сервис арасына керде», – дип билгеләп үтте Кириенко IX Бөтенроссия Күпфункцияле үзәкләр форумының пленар утырышында.
Элегрәк билгеле булганча, россиялеләр милли MAX платформасында 1,5 миллионнан артык цифрлы ID булдырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез