«Открытая мобильная платформа» генераль директоры Павел Эйгес билгеләп үткәнчә, илебез мессенджерының ышанычлы мобиль операцион системасында эшләве санкцияләр куркынычы янамый торган бәйсез цифрлы экосистема булдыруда мөһим адым булып тора.
VK вице-президенты һәм МАХ проекты җитәкчесе Фәрит Хөснияров сөйләп үткәнчә, «Аврора» операцион системасын үз иткән йөзләрчә мең файдаланучы хәзер илебезнең мессенджерында теркәлү мөмкинлегенә ия булган.
Аның әйтүенчә, МАХ иминлеге өчен VK, Касперский Лабораториясе тәҗрибәсе һәм заманча технологияләр кулланыла.
Ноябрь аенда мессенджердан файдаланучылар 55 миллионнан арткан. Платформаның барлык инфраструктурасы Россия территориясендә урнашкан, ә кушымта үзе Россия программалары ресстрына кертелгән. Бу аның ышанычлылыгын һәм гамәлдәге законга туры килүен раслый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез