Газетага язылу

МАХ мессенджерында 80 миллион кеше теркәлгән

МАХ илкүләм мессенджерында теркәлүчеләр саны 80 миллионнан узып китте. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рекордлы күрсәткеч декабрь аенда теркәлгән һәм 51 миллион актив кулланучыны тәшкил иткән. Мессенджер эшли башлаганнан бирле кулланучылар 10 миллиардтан артык хәбәр җибәргәннәр һәм 2,2 миллиард тапкыр шалтыратканнар.

Блогерлар, компанияләр һәм дәүләт оешмалары 140 меңнән артык ачык канал булдырган, аларның гомуми аудиториясе 45 миллионга җиткән.

Кушымтада шулай ук яңартылган каналлар витринасы барлыкка килде: «Чатлар» бүлегендә үзеңне кызыксындырган теманы сайларга, тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм яңа авторлар белән танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре