Сервистан яше 18 дән өстәрәк булганнар файдалана ала. Әлегә ул – тест этабында.
Цифрлы ID гадәти документларны алыштырмый, әмма алар белән бергә кулланылырга мөмкин. Тикшергәндә, фәкать расланыла торган статус (мәсәлән, яшь) кына күренә, шул ук вакытта персональ мәгълүматлар ачылмый.
Цифрлы идентификатор булдыру өчен Бердәм биометрия системасында биометрия узу таләп ителә. Аны банкта яки яңа үрнәктәге чит ил паспорты буенча ID рәсмиләштергәндә тапшырырга мөмкин.
Биометриядән фәкать гражданинның ризалыгы белән генә куллану рөхсәт ителә. Шул ук вакытта биометрия тапшырырга теләмәүчеләр гадәти документлардан файдалану хокукын саклап кала.
Персональ QR-кодтан 18+ тамгалы товарлар сатып алганда яшьне раслау өчен, мәдәният оешмаларында һәм көллиятләр, университетларда файдаланырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез