Газетага язылу

МАХ мессенджерының куркынычсызлыгына дәгъвалар булмавын әйткәннәр

Дәүләтнең цифрлы платформалары техник кимчелекләре аркасында түгел, бәлки кеше факторы сәбәпле “вату”ларга дучар булгалый.

Цифрлы икътисадны үстерү фондысоветы рәисе, Президентның интернетны үстерү буенча элекке киңәшчесе Герман Клименко “Говорит Москва” радиостанциясе хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикерен җиткергән.

Аның әйтүенчә, профессионалларның дәүләт онлайн-сервисларының, шул исәптән МАХ мессенджерының (анда документлар саклау мөмкинлеге карала) саклану дәрәҗәсенә карата дәгъвалары юк.“Без инде күптәннән онлайн-режимда Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ кебек дәүләтцифрлы платформаларыннан файдаланбыз. Дәүләтнең документлар иминлеген тәэмин итүгә карата бернинди дә дәгъвалар юк”, – дип басым ясап әйткән Клименко.

Белгеч сүзләренә караганда, мошенниклык очракларының күпчелеге мәгълүматлар “агу”га яки программадагы хаталарга түгел, бәлки беркатлы кешеләрнең мошенникларга ышануына бәйле.

Ул аңлатып үткәнчә, аферистларның аккаунтларны “ватуы” мәгълүматларның сыйфатсыз саклануын аңлатмый. Клименко МАХ та документлар саклау мөмкинлегенә кагылып, моны уңай бәяләвен билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре