Мәхәббәт тантанасы: туй үткәрергә күпме акча кирәк?

Әче, әче, диләр, белмим, күпме кирәк! «Кеше төсле» туй уздыру өчен тотылачак чыгымнар турында сүзебез. Туйлар оештыру белән шөгыльләнә торган бер агентлык исәпләп тә чыгарган: 40 кешелек туйга 800 мең сум акча чыгарып салырга кирәк! Бу әле артыгын кыланмаган очракта! Туй узар, кесә тузмасмы? «ВТ» хәбәрчесе яшь парларның кесәсен тикшерде.

«Иң кыйммәте мул табын»

Сер түгел, тамада, кафе-ресторан, ял базалары хуҗалары, фотограф-видеограф, чәчтараш, визажистларның «урак өсте» чорына – туйлар сезоны якынлаша. Мәхәббәт тантанасының чыгымнарын барлау билгеләнгән көнгә кадәр үк башлана. Быел өйләнешүчеләрнең туй чыгымнарын без дә белештек.

Чаллы кызы Динә Баһавиевага сөйгән яры кияүгә чыгу тәкъдимен Төркиягә сәяхәт вакытында ясаган. Яшьләрнең беренче гаилә бәйрәме августка тәгаенләгән. 80 гә якын кеше чакырырга ниятлиләр.

– Туйга әзерлек бара инде. Иң элек эшне мәҗлес өчен мәйданчык сайлаудан башладык. Бәхетле көнебез җәйнең соңгы аена билгеләнгән. Әмма әлегә башка берни дә алынмады. Якын арада хәл итәргә ниятлибез. Чыгымнарны да якынча билгеләп куйдык. Туй Казан читендә була, шуңа карамастан, бәяләр «тешли». Якынча 1 миллион сум акча тотылыр, дип билгеләдек. Бу әлегә генә! Иң кыйммәтлесе дә шул мәйданчык белән банкеттыр, мөгаен. Бер кешегә табын хакы якынча 5 мең сумга төшәчәк, – дип сөйләде ул безгә.

Видеограф, оештыручылар чакырмаска уйлап торалар. Бу да кесә ягына файдага гына, ди булачак кәләш. Табында хәмер дә булмаячак.

– Туй күлмәкләрен киеп карадым. Әмма әлегә күңелгә хуш килгәнен тапмадым. Әлегә нишләргә белмим. Бик рәхәт мәшәкатьләр вакыты, – дип илһамлана Динә.

«Болгар радиосы»ның яңалыклар хезмәте алып баручысы Артур Фәләхов та быел башлы-күзле булды. Сөйгәне белән Гашыйклар көнендә никах укыттылар. Хәзер инде туй мәшәкатьләренә чумганнар. Гаилә бәйрәмен җәй аена билгеләгәннәр.

– Туй Казанда булачак. Әзерлек тулы көченә бара. Хәзер алып баручы, фотограф, декоратор белән элемтәдә торабыз, – диде Артур Фәләхов. – Хатыныма туй күлмәге, миңа костюм, пар балдаклар инде сатып алынган. Туйда иң кыйммәтлесе – безнең кадерле, яраткан туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә булып, бәйрәмне үткәрү.

Кукмара шәһәреннән Динә Садертдинова белән Алмаз Зиннәтовның никах туена әзерләнгән көннәре. Тиздән очраша башлаганнарына 9 ел тула икән. Инде, тәвәккәлләп, гаилә тормышына аяк басмакчылар.

– Беренче эш итеп, ике алтын балдак алдык, 40 мең сумга төште. Башка бер әйбер дә алынмаган әле, – дип сөйләде Динә. – Никах туебыз Кукмара шәһәрендәге ресторанда булачак. Бәйрәм июль аена тәгаенләнгән. Мәҗлес якынча 600–700 мең сумга чыгачак дип исәпләп куйдык. Иң кыйммәте – мул табын (көлә). Ашау-эчү өлешенә 400 мең сумнан артык акча китәчәк.

Динара белән Илшат Заһидуллиннар, икесе дә авылдан булсалар да, туй үткәрү өчен Казанны сайлаганнар. Банкет залларын сайлау мөмкинлеге күбрәк чөнки. Өч елга якын очрашып йөргәннәр. Август аенда 90 кеше җыеп, гаилә бәйрәме оештырмакчылар. Якынча чыгымнарны да исәпләгәннәр: мәхәббәт тантанасы 900 мең сумга төшәчәк.

– Ресторан, тамада, фотограф, видеограф һәм бер җырчыга «бронь» ясап куйдык инде. Әле үзебез өчен кирәк-ярак сатып алмаган. Туйда иң кыйммәте, мөгаен, табындыр, – ди гаилә башлыгы. – Әле чакыру кәгазьләре әзер түгел, таратмадык. Августка кадәр төгәл кунаклар исемлеге билгеле булыр, дип уйлыйм. Акрынлап бию хәрәкәтләрен кабатлый башладык. Миңа смокинг, тормыш иптәшемә туй күлмәге эзлибез. Әлегә эзләнүдән ары узган юк, иң матуры булсын иде, дибез.

Аклансын хыяллары

Мәҗлесләр һәм туйлар оештыру агентлыгына нигез салучы Илсөяр Нуретдинова әйтүенчә, соңгы 3–4 елда туйларга оештыручы һәм координатор чакыру популяр.

– Элек туйлар гади уза иде. Язылышу һәм банкет өлеше генә була иде. Хәзер исә яшьләрнең туйлары башка төрле. Фотосессияләргә йөриләр, күчмә язылышу тантанасы була, аннан банкет өлеше башлана, күп итеп җырчылар чакыралар. Боларның барысын да алар үзләре генә әзерләп бетерә алмый. Яисә бу юнәлештә тәҗрибәләре булмый. Туй көнендә ялгышасы килми бит. Шуңа күрә оештыручыларга мөрәҗәгать итәләр, – дип сөйләде ул. – Хәтерләсәгез, элек көн дәвамында туй шаһитлары яшьләргә ярдәм итүчеләр санала иде. Хәзер инде бу вазыйфа оештыручыларга һәм координаторларга йөкләнә. Яшьләр һәм кунаклар ял итә. Бу аларның бәхетле көнен җиңеләйтә. Туй көнендә әти-әниләр дә, якын туганнар да ниндидер мәсьәләләрне хәл итеп йөрергә тиеш түгел.

Тәҗрибәле оештыручы әйтүенчә, хәзер туйлар зурлап, «кемнеке яхшырак» дигәнрәк омтылыш белән уза.

– Кем нинди артист чакыра, кем ничек шаккатыра ала. Кешеләр, кредит алып булса да, бай итеп үткәрергә тели, – ди ул. – Яшьләр күбрәк туй уза торган мәйданчыкка игътибар бирә башлады. Ул яңа, заманча һәм матур булырга тиеш. Шәһәр эчендә түгел, табигать кочагында үткәрү ягын карыйлар. Мәҗлесләргә хәзер традицияләрне бик үк кертергә теләмиләр, алардан читләшәләр. Янәсе, мондый күренешләр чараның абруен төшерә. Нәрсә өстиләр дигәннән, социаль челтәрләрдән чит ил туйларын күреп, шулардагы трендларны кабатлыйлар.

Туйларга 60–80 кеше бик җиткән, ди оештыручы. 100–120 кешелек бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсен белми дә, күрми дә, танымый да.

Оештыру өлкәсендә Илсөяр 7 ел эшли. Яшьләргә менә нинди киңәш бирә ул:

– Миллионнар түгеп үткәрергә кирәкми туйларны. Ягъни матур «картинка» өчен генә тырышырга кирәкми. Гаиләнең киләчәген дә уйларга кирәк. Ә менә алып баручыга һәм мул итеп табын коруга акчаны кызганмагыз. Тамада яхшы булса, кеше мәҗлесне карый, кызыксына. Тамагы тук булса, кунак канәгать кала.

Фотограф Илдан Закиров туйларга заказларны күптәннән кабул итә башлаган инде. Быел хәтта яшьләрнең андый оештыру эшләренә иртәрәк тотынганнары да сизелә икән.

– Гадәттә, кияү белән кәләш фотографлар тәкъдим иткән «туй көне» дигән тарифны сайлый. Нигездә, бу – безнең өчен 10–12 сәгатьлек эш дигән сүз. Җитмәсә, өстәмә сәгатьләр өчен түлиләр. Фотографларның эше хәзер уртача 35 мең сумнан башлана. 70–90 мең сумга эшләүчеләр дә юк түгел, – ди ул. – Яшьләр хәзер ешрак «выкуп»ларсыз гына, икәү генә көн үткәрәләр, фотога төшү өчен студия йә кунакханә сайлыйлар.

Сан

* Никахлар буенча статистикага килгәндә, 2024 елның 10 аенда Татарстанда 20,7 мең никах теркәлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,1 процентка кимрәк.

* Шул ук вакытта республикада аерылышулар саны кимегән. Әйтик, 2023 елның 10 аенда 12 мең пар аерылышкан булса, 2024 елның шул ук чорында – 11,1 мең.

* Илкүләм ЗАГС реестры мәгълүматларына караганда, быел никахлашу турында 170 189 гариза кабул ителгән. Кәләшнең уртача яше – 34,1. Кияүнеке исә – 36,2. Гариза бирүчеләр арасында тагын бер кат өйләнешергә карар кылучылар да бар (31 процент).

 

Туй чыгымнары (уртача бәяләр, сум)

Туй күлмәге – 35 мең сумнан башлана (фата, туфли, башка кирәк-ярак бу бәягә кермәгән)

Кияүне киендерү – 20 мең сумнан башлана (галстук, ак күлмәк, оеклар, аяк киеме бу бәягә кермәгән)

Визажист – 8 мең сумнан башлана

Фотограф – 30 мең сумнан башлана / 8 мең сумнан башлана (бер сәгате)

Видеограф – 30 мең сумнан башлана

Кафе-ресторанда кеше башына меню бәясе – 3500 сумнан башлана

Фотозона – 5 мең сумнан башлана (арендага алып торырга да мөмкин)

Туй машинасы – 10 мең сумнан башлана (бер тәүлеккә)

Туй торты – 1300 сум/кг (эчлеге, бизәлешенә карап, бәя арта бара)

Пар балдаклар – 10 мең сумнан башлана (берсе)

Кәләш букеты – 5 мең сумнан башлана

Кейтеринг – кеше башына бәя 700 сумнан башлана

Техник җиһазлау – 100 мең сумнан башлана

Кунакханәдә төн куну – 25 мең сумнан башлана

Махсус кеше белән бию өйрәнү – 20 мең сумнан башлана

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре