Мәхәббәтле алма. «ВТ» журналисты Татарстандагы иң зур алма бакчасында булды

Монда керсәң чыгасы килми. Рәт-рәт булып тезелеп киткән алмагачларны кызыл, сары, яшел төсләрдәге алмалар бизи. Ә мондагы хуш исләр!.. Татарстанның иң зур алма бакчасына килеп эләккәч, әнә шундый хисләргә бирелеп алдык.   

Моңа кадәр төзелеш фирмасын җитәкләгән Альфред Хәйруллин 2016 елда тормышын тулысынча үзгәртергә карар кыла. Туган якларына, Чүпрәле районының Дуван авылына кайтып, ул күптәнге хыялын тормышка ашырырга керешә. Күпләр өчен яңа тармак – бакчачылыкка алынып, кап-кара туфракта бакча һәм кура җиләге, карлыган һәм алма үстерә башлый. Шулай итеп, бүген авыл эшмәкәре Татарстандагы иң зур алма бакчасы хуҗасына әверелә.

Хәзер кооперативның 268 гектар җиләк һәм алма бакчасы бар, 2030 елга мәйданнарны 500 гектарга җиткерергә планлаштыралар. Әлеге вакытта 193 гектар җирдә – алма, 63 гектарда – карлыган, 7 гектарда – бакча җиләге, 5 гектарда кура җиләге үсә. Узган ел 347 тонна уңыш җыеп алганнар. Быел бу саннарны 3 тапкырга арттырырга җыеналар. 1200 тонна алма җыеп, шуның 700 тоннасы кышка саклауга калачак.

– Бездә җиләкләр бер-бер артлы өлгерә. Әйтик, башта – бакча җиләге, аңа карлыган уңышы тоташа. Аннан соң кура җиләгенең ремонтант сорты пешә башлый, аның артыннан ук алма өлгерә. Аларның барысы да берьюлы өлгерми әле. Башта бер төрле сортлар, акрынлап – калганнары. Шулай итеп эшләгәндә үзебезгә дә уңайлырак, – ди Альфред абыйның хатыны Фәридә Хәйруллина.

Алмагачларны да акрынлап кына утыртканнар. Шуңа күрә барысы да берьюлы уңыш бирми.

– Алмагач 3–4 елдан соң уңыш бирә башлый. Гомер озынлыгы – 20–25 ел. Быел бөтен җиләк тә мул уңыш бирде. Бакча җиләге аеруча котырып уңды. Якынча исәпләгәндә, бер гектардан 10 тонна уңыш биргәндер. Тик, яңгырлар күп яву сәбәпле, уңышның яртысы диярлек әрәм булды. Шулай да, без бик канәгать, зарланмыйбыз. Үзебезгә тиешлесен җыеп ала алдык, – диде Фәридә Хәйруллина.

Хәйруллиннар бакчасында ун төрле алма үсә. Халык аеруча Антоновка, Беркутовское, Жигулевское, Рождественское кебек элеккеге сортларны яратып ала икән.

– Без көзге һәм кышкы сортларны үстерәбез, шуңа күрә быел алма сезоны август уртасында башланды. Тик ел белән ел да аерыла. Быел, әйтик, апрельдә үк көннәр җылытты да, сезон иртәрәк башланды. Әлеге вакытта бер төп алмагач 7–10 кило уңыш бирә. Киләчәктә 25–30 килограммга кадәр алма алырга планлаштырабыз. Көзге һәм кышкы сортлар булгач, аларны сакларга да кирәк бит әле. Бер ел элек 1 мең тонна сыйдырышлы алма саклагыч төзү дә эшләрне җиңеләйтте, – диде ул.

Алмага ихтыяҗ зур, шунлыктан урнаштыру белән проблемалары юк. Мәскәү, Казан, Чуашстан, Ульян өлкәләренә күпләп алып китәләр икән. Алмадан – сок, башка җиләкләрдән кайнатма ясыйлар.

– Тиздән Казанда узачак ярминкәләргә дә йөри башлаячакбыз. Анда безнең алмаларны аеруча яратып, чират торып алып бетерәләр. Гомумән, алмаларны мартка кадәр сатабыз. Аларны мәктәптәге укучылар һәм бакчалардагы балалар да авыз итә, – диде Фәридә апа.

Әлеге вакытта кооперативта 37 кеше эшли. Билгеле инде, сезон вакытында җиләк, алма җыяр өчен күбрәк кешене җәлеп итәләр. Аларга көненә уртача алганда 1,8 мең сум акча түлиләр.

«Барына да ничек өлгерәсез?» Әлеге сорауга җавапны менә ничек бирде хуҗабикә ханым:

– Мин балачактан ук алма ашарга яраттым. Күпме ашасам да туймыйм мин аңардан. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә шушындый хезмәт насыйп иткәндер дә инде, дип көләм. Ә барына да өлгерүнең сере гап-гади: яратып эшләүдә. Без алмаларны сөйләшә-сөйләшә үстерәбез. Шуңа күрә: «Менә монысы тәмлерәк», – дип, берсен дә аерып әйтә торган түгел. Һәркайсының үз тәме. Тырышлыкның нәтиҗәсен күрү тагын да зуррак эшләргә этәрә. Карап торышка матур, җиңел кебек тоелса да, бакчачылык – һава торышына бик нык бәйле тармак. Барысы да ачыклыкта үсә бит. Хезмәте дә күп. Безнең бу басудан чыгып та торганыбыз юк. Гел шушында. Һәр нәрсәне вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Авыруларын, корткычларны күрми калсаң, бик авырга туры килергә мөмкин. Безнең эш кышын да туктап тормый. Бу вакытта агачларны кисәбез, карыйбыз, тәрбиялибез, – ди Фәридә Хәйруллина.

  • Алмагач 3–4 елдан соң уңыш бирә.
  • Кышын ашар өчен алманы..+4 градуста сакларга кирәк.
  • Өлгергән алманың орлыгы көрән төстә була.
  • Алмада күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар.
  • Көненә 2–3 алма ашап куйсаң, холестеринны нормада тота.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре