«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте коллективы, республика имамнары һәм барлык мөселманнары исеменнән, АЗСта шартлау вакытында кешеләрнең фаҗигале үлеменә һәм имгәнүе сәбәпле, Дагыстанның тугандаш халкына кайгы уртаклашу белдерәм», - дип язган Камил хәзрәт.
«Тугандаш халык, Татарстан мөселманнары сезнең кайгыгызны һәм югалтуыгызны уртаклаша һәм сезнең нык булуыгызны тели. Аллаһы Тәгалә һәлак булучыларның якыннарына шушы сынауга түзәргә көч һәм сабырлык бирсен», - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
«Бу фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын телим», - дип тә язган Камил хәзрәт Сәмигуллин.
https://vatantat.ru/2023/08/120193/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез