• Фото: ru.freepik.com

МАХка бас! Яңа кушымтадан нәрсә көтәргә?

Бер атна эчендә – бер миллионнан артык кулланучы. Россиядә ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча яңа мессенджер барлыкка килде. Аны «ВКонтакте» әзерләде.

МАХның барлыкка килүе турында бу елның мартында ук хәбәр иткәннәр иде инде. МАХ үз эченә күп функцияләрне алачак дип фаразлана. Әйтик, хәбәрләр, фото, видео алмашу, түләү системасын кертү, шулай ук дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеге. Соңгысы инде пошлина, штраф түләү, дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итү, такси чакырту, азык-төлек китертү хезмәтеннән файдалану, электрон имза ярдәмендә документларга кул кую кебек мөмкинлекләргә юл ачачак дигән сүз.

МАХны тулысынча эшләтеп җибәрү 2025 елның көзендә яисә 2026 ел башында булыр дип көтелә. Барлык хезмәтләрне берләштереп, сынау этабын тәмамларга кирәк чөнки. Шул ук вакытта әлеге кушымта бу елның 1 сентябреннән Россиядә сатыла торган барлык яңа җайланмаларга алдан йөкләтелгән булырга тиеш.

«ВКонтакте» матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, МАХ кушымтасында миллионнан артык кеше теркәлгән инде. Россия мессенджеры эшли башлаган беренче атналарда кулланучылар 14 млн хәбәр җибәргән һәм 420 меңнән артык шалтырату башкарган. Төп активлык Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Краснодарда күзәтелә. Сүз дә юк, кушымтаның көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсен бәяләү өчен әле 2–3 ел вакыт кирәк булачак. Моны белгечләр дә инкарь итми.

Тотрыклы эшләсә дә, мөмкинлекләре ягыннан яңа кушымта «Telegram» яки «WhatsApp»тан калыша әле. IT-белгеч, Россия Президенты администрациясендә консультант Артем Геллер «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

– Функцияләре әлегә бик аз. Әлбәттә, MAXка бүген без файдалана торган популяр мессенджерларны куып җитәргә ерак әле. Функционалны үстерү юлы бик озак, берничә ел таләп итә. Өстәвенә конкурентлар да йоклап ятмый; ясалма фәһем, башка әйберләр кертә. Гомумән, MAX өчен хәзер иң катлаулысы башлана, чөнки мессенджерның үзен булдыруга караганда, функционалын үстерү авыррак. Платформа никадәр зуррак булган саен аның белән идарә итү дә катлаулырак, – дигән ул.

Уңыш казанган очракта, МАХ гади мессенджер булып кына түгел, ә кулланучылар өчен дә, Россиядә һәм аннан читтә бизнес өчен дә алыштыргысыз булган тулы бер система булырга мөмкин. Вакыт күрсәтер!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре