Якынлашып килә торган Белем көне быел әти-әниләрне тагын да ныграк дулкынланырга мәҗбүр итте. 2025 елның 1 сентябреннән Татарстанда белем бирү йортлары беренчеләрдән булып яңа платформа – МАХ илкүләм мессенджерына күчәчәк. Һәр яңалык сагаеп кабул ителә: мәктәп тирәсендәгеләр бигрәк тә. Бу юлы да шулай булды. Яңа мессенджер нигә кирәк? Аны ни өчен нәкъ менә Татарстанда сыныйлар? Алга таба ни көтә? «ВТ» көн кадагындагы сорауларга ачыклык кертергә тырышты.
«Мәҗбүр итеп булмый»
Имеш-мимеш түгел: бу елның 1 сентябреннән Татарстанда белем бирү учреждениеләрен МАХ илкүләм мессенджерына күчерәчәкләр. Хәер, бу яңалык бер безгә генә кагылмый. Тәҗрибәдә Татарстаннан тыш, илнең тагын биш төбәге – Владимир өлкәсе, Алтай Республикасы, Мари Эл, Тверь өлкәсе һәм Ханты-Манси автоном округы катнаша. 15 октябрьдән исә яңалыкка илнең башка төбәкләре дә кушылырга тиеш.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада «күчеш чоры» берничә өлешкә бүленәчәк. «Башта МАХ мессенджерына Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре кушылачак, аннары – мәктәп, балалар бакчалары, урта һөнәри белем бирү оешмалары администрациясе һәм хезмәткәрләре, соңыннан – укучылар һәм әти-әниләр», – диелә министрлык хәбәрендә.
Моңа кадәр эшләп килгән «Сферум» белем бирү мәйданыннан яңасына 1 ноябрьдә күчеп бетәргә ниятлиләр. VK мессенджер һәм «Сферум»дагы соңгы аралашу төркемнәре дә әнә шул вакытта тынып калырга тиеш. «Бер мәйданнан икенчесенә «Пушкин картасы», «Награды» һәм «Переменка» күңел ачу бүлеге дә күчәчәк», – дип тә ачыклык керткәннәр министрлыкта. Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанда көз китерәчәк яңалык бер миллионга якын кешегә кагыла.
Кәгазьдә бик гади тоелса да, МАХ әти-әниләр арасында шактый шау-шу куптарды. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә бу уңайдан фикерләр төрле. «Сферум»ны өйрәнеп кенә бетердек, инде менә яңасын уйлап тапканнар. Әти-әниләрнең болай да мәшәкате җитәрлек», – дип борчылучылар күп. «МАХ бөтен нәрсәне контрольдә тотачак икән. Хәтта кемнең кайда булуын, нәрсә белән шөгыльләнүен дә. Болар барысы да бала кулындагы телефон аша эшләнәчәк бит. Шикләндерә», – дип сагаючылар да юк түгел. Яңалыкка артык исләре китмәүчеләр дә җитәрлек. «Безнең шәхси мәгълүмат болай да бөтен җирдә таралган инде. Ә монысы һичьюгы үзебезнеке», – ди андыйлар.
Юрист Антон Смирнов «Коммерсант» басмасына аңлатканча, әти-әниләрне яңа мессенджерга күчәргә мәҗбүр итеп булмый. «Закон нигезендә аерым бер хезмәттән файдаланмаган өчен җаваплылык юк, – дигән белгеч. – Әмма көндәлек тормышта моңа бәйле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әгәр сыйныфның яки әти-әниләрнең аралашу төркемнәрен «МАХ»ка күчерәләр икән, кесә телефонына яңа мессенджерны кушмаган әти-әниләр алардан читтә калачак. Төп проблема – санкцияләр түгел, ә уку өчен кирәкле мәгълүматтан читләшү. Шуңа күрә бу мәсьәләдә алдан ук уку йорты белән уртак фикергә килергә туры киләчәк». Ә менә укытучыларга килгәндә, дәүләт һәм муниципаль учреждение буларак, мәктәпнең эшне яңа мессенджерда оештыру хокукы бар.
Нәрсә ул МАХ?
Әлбәттә, МАХ – мәктәпләр өчен генә пәйда булган яңалык түгел. Ул – «VK»ның кече компаниясе уйлап тапкан яңа илкүләм мессенджер. 2025 елның 1 сентябреннән ул илдәге бөтен яңа смартфоннарга, планшетларга һәм компьютерларга мәҗбүри рәвештә урнаштырылачак. Закон шулай куша! Аралашу өчен, башка мессенджерлардан аермалы буларак, яңасы «Госуслуги» белән берләштерелгән. Шуңа күрә дә ул аралашу, дәүләт хезмәтләре алу, тиз түләү системасы (СБП) аша акча күчерү һәм, алдан кесә телефонына урнаштырмыйча да, такси чакырту, өйгә ашау-эчү, билетларга заказ бирү кебек кечкенә кушымталарга керү өчен бердәм цифрлы мәйдан буларак тәкъдим ителә. Аңлашыла ки, МАХ мессенджеры Telegram һәм WhasApp (Россиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган Meta компаниясенә керә) хезмәтләренә алмаш булачак дип тә көтелә.
«МАХ»ның тәҗрибә рәвешендәге версиясе бу елның мартында чыкты. Июнь башында аны Россиянең бердәм программалар реестрына керттеләр. Шул ук вакытта Дәүләт Думасы күпфункцияле мәгълүмат алмашу хезмәте – илкүләм мессенджер булдыру турында закон проектын кабул итте. Әлеге документтан аңлашылганча, яңа хезмәт халык, дәүләт һәм муниципаль органнар арасында куркынычсыз виртуаль аралашу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Аның ярдәмендә «Госуслуги» һәм башка дәүләт системаларыннан мәгълүмат алу эше җиңеләячәк. Шулай ук, яңа хезмәт аша электрон танып белү (цифровое ID) ярдәмендә шәхесне раслап булачак. Җәй көне «МАХ»ны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Илбашы аны үстерүгә бәйле күрсәтмәләр бирде.
Татарстан үрнәге
«МАХ»ны сынап карау өчен нәкъ менә безнең республиканы сайлаулары очраклы түгел. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әнә шул фикердә.
– Республика инде берничә елдан бирле Россияне цифрлы үстерү рейтингында алдынгы урында тора. Тупланган тәҗрибә һәм инфраструктура безгә яңа тәкъдимнәрне сыйфатлы итеп сынап карау мөмкинлеген бирә, – дип белдерде ул бу уңайдан. – Бөтен җаваплылыкны аңлыйбыз. Татарстанда тәҗрибә рәвешендәге эшне уңышлы тормышка ашыру аны бөтен ил күләмендә тарату өчен нигез булачак.
Республикада яшәүче күпме кешедә МАХ булуы турында тәгаен мәгълүмат юк. «VK»ның иминлек үзәге китергән саннардан күренгәнчә, ил күләмендә яңа мессенджер өч миллионга якын кешедә бар. Анда теркәлүчеләр арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Краснодар, Екатеринбург һәм Казанда яшәүчеләр күбрәк. Кулланучыларның 70 проценттан да күбрәге – Android системасы хуҗалары.
Министр әйтүенчә, республикада яшәүчеләр инде хәзер үк МАХ аша «Услуги РТ»ның төп хезмәтләреннән файдалана ала. Аерым алганда, ТКХ һәм газ өчен, салымнарны, дәүләт пошлинасын, штрафларны түләргә, исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин. «Хәзерге заманда бөтен кирәкле хезмәтләр кул астында булу – тиз генә исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыру, табибка язылу, балалар бакчасы өчен түләү бик мөһим. Республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын кайгыртканда, кулланырга уйңайлы булган, сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итәсе килә, әлбәттә. Шул ук вакытта, дәүләт хезмәтләре белән берләшү ул – шәхси мәгълүматның куркынычсызлыгы да», – диде Айрат Хәйруллин.
Үзебездән тора
Өйдә мәктәп укучысы булса да, «ВТ» хәбәрчесенең кесә телефонында МАХ кушымтасы юк әле. Соңгы арада видеоэлемтә аша сөйләшеп булмый башлагач, яңа мессенджерны авылда яшәүче әнинең кесә телефонына урнаштырып карадык. Теркәлү әллә ни катлаулы түгел: телефон номеры, СМС-код һәм кулланучы килешүенә ризалык кына кирәк. Шәхси мәгълүматны туплау, саклау һәм тапшыруга зур игътибар бирүләре сизелә. Мессенджер исем-фамилия, туган ел, IP-адрес, геолокация, кушымта эчендә кайларга керү һәм башкасын белеп торачак икән. Закон нигезендә әлеге мәгълүмат, кушымтадан файдаланмасаң да, өч елга кадәр сакланачак һәм, кирәге чыкса, дәүләт органнарына тапшырылачак, ди.
Авыл кала яңалыкларыннан ераграк булгангамы, МАХ йөкләгән кесә телефонындагы йөздән артык номерның унга якыны гына яңа мессенджерда теркәлгән булып чыкты. «Көн саен бер-ике кеше өстәлеп бара», – ди әни.
Казандагы шәхси оешмаларның берсендә эшләүче программист Руслан Йосыпов әйтүенчә, «МАХ»ның ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнен бәяләргә вакыт кирәк.
– Әйтүләренә караганда, анда чит илдә алынган яки виртуаль сим-карта белән теркәлеп булмый. Бу – телефон аша халыкны төп башына утыртырга теләүче мошенникларга юлны ябачак, әлбәттә. Әмма бер мәйданда бик күп кешенең шәхси мәгълүматы туплану, шул исәптән дәүләт хезмәтләреннән дә, аны хакерлар өчен үзенә күрә бер мишеньга әйләндерәчәк. Кулланучыларның бөтен эч серләрен белгән мессенджерның чыдамлылыгын исә вакыт күрсәтер. Ничек кенә булмасын, кесә телефонында мөһим документларны һәм фотоларны сакларга киңәш ителми. Аларның кайда һәм кем кулына килеп эләгергә мөмкин булуын беребез дә белми. Шуңа күрә чын куркыныч та мессенджерлар тирәсендәге имеш-мимешләрдән бигрәк, безнең виртуаль дөньяда ирекле рәвештә үзебез турында бик зур күләмдә мәгълүмат таратуыбызга бәйле, – ди белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез