Махсус операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен Лениногорск районы хакимиятендә хәрбинең әнисе Татьяна Даниловага сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы тапшырдылар. Аның улы Иван инде ике ел алгы сызыкта, дип яза "Татар-информ".
Иван – Татьянаның бердәнбер улы, ул аны ялгызы үстергән. Хатын-кыз улында бүгенге көндә ил өчен бик кирәкле кыюлык, батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышкан. Татьяна улы белән горурлана.
«Ул дөрес тәрбияләнгән, ул – туган иленең патриоты», - ди Татьяна.
Сугыш хәрәкәте ветераннары дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Аларга айлык акчалата түләү бирелә һәм торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты компенсацияләнә. Дәүләт аларга салым һәм пенсия ташламалары да тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан чакырылган һәркемгә Татарстан Рәисе билгеләгән 505 мең сум акча түләнә. Шулай ук РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум каралган. Бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме, җирле хакимият һәм предприятиеләрнең түләүләрен исәпкә алып, 1 миллион сумга җитәргә мөмкин. Мондый шартлар җәйнең беренче ике аенда һәркем өчен гамәлдә.
Контрактны Татарстан территориясендә, яшәү урынына карамастан, теләгән һәркем төзи ала. Бу хакта 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча төгәлрәк белеп була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез