Украинада махсус операция зонасында «Сибай» ансамбле артисты Илнар Хатмуллин хәбәрсез югалган. Бу хакта хәбәр социаль челтәрләрдә туганнары һәм дуслары хәбәр итте, дип яза Башинформ.
Әнисе Лариса Фәхретдинова-Хатмуллинадан алынган мәгълүматлар буенча, 28 июньдә Илнар җитди яралана: сул аягы ампутацияләнә, ә уң кулы, аягы, башы һәм күкрәге яралана. Аны Рубежныйдагы госпитальдән алып китәләр һәм хәзерге вакытта аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел. Аның аңсыз хәлдә булуы, исемен әйтә алмавы яки хәтерен югалтуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез