Татарстаннан 53 яшьлек махсус хәрби операция ветераны Дмитрий Тамбовцев «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашу өчен гариза биргән. Хәрби инде төп сайлап алу этапларын узган һәм йомгаклау нәтиҗәләрен көтә. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Хәрби хезмәткә алу яшендә булмауга карамастан, Дмитрий хезмәткә китәргә ныклы карар кылган. Армия сафларында ул штурмовик булып хезмәт иткән.
Хәрбинең йөзе мина-шартлаткыч җәрәхәте алган – өйдә аңа ике операция ясаганнар. Аңа «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы тернәкләнергә ярдәм иткән.
Барлык авырлыкларга карамастан, Дмитрий тыныч тормышта да герой булып кала – хәзер ул дәүләт хезмәтендә ил мәнфәгатьләрен якларга планлаштыра.
«Махсус хәрби операциядә катнашу безнең тормышны күзаллауны бераз үзгәртте – нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә, нәрсә эшләргә, приоритетларыбыз нинди. Кыйммәтләр үзгәрде. Аларны кешеләрнең зур даирәсенә җиткерергә һәм тормышыбызны яхшыртырга, мөмкин кадәр бар көчне куярга телим. Программа мондый мөмкинлек бирер дип уйлыйм» - дип билгеләде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез