Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Артур Кәлимуллин һәм Альберт Шамгунов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Аларның гаиләләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.
Ефрейтор Артур Кәлимуллин һәм кече сержант Альберт Шамгунов Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.
«Без бүген ике герой егетебезнең гаиләләренә Батырлык ордены тапшырабыз. Алар бу югары дәүләт бүләгенә һәлак булганнан соң лаек булды. Бу егетләрнең исемнәре мәңгегә безнең хәтердә калачак. Артур да, Альберт та тыныч күк йөзебез өчен үз гомерләрен бирде. Алар үзләренең хәрби бурычын үтәде, антларына тулысынча тугры калды», - диде чыгышында Разиф Кәримов.
Артур Фоатовичның ордены - әнисе Валентина Рафаэловнага, Альберт Шамгуновның ордены өч улы белән тормыш иптәше Альбина Заһитовна, әнисе Людмила Михайловнага тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез