Махсус хәрби операциядә катнашучы 16 иптәшен чолганыштан чыгарган

Батыр егет урман полосасына дошман чолганышындагы 16 солдат янына берүзе кереп, иптәшләрен коткаруга ирешкән. Хәрби курсларда алган күнекмәләре аңа дошманның барлык “тозаклары” аша исән-имин узарга ярдәм иткән, дип яза “Татар-информ”.

“Молния” Казан янында хәрби хәзерлек узган. Биредә инструкторлар аны хәрби осталыкка һәм беренче ярдәм күрсәтергә өйрәткән. Барлык остазлары да махсус хәрби операция зонасында тәҗрибә тупларга өлгергән.
“Молния” үзе дә, шул курслар ярдәмендә генә иптәшләремне чолганыштан исән-имин алып чыга алдым, дип саный. Аны дошман күзенә ничек чалынмаска, “тозаклары” аша ничек үтәргә өйрәткәннәр.
Егет Әзербәйҗанда туып үскән. Контрактка кул куйганнан соң Казан янындагы полигонда хәрби әзерлек узган.
“Остазларыма рәхмәт әйтәсем килә. “Рафа”, “Счастливчик”, “Зверь” мине өйрәтте. Бик әйбәт кешеләр. Алар да махсус хәрби операциядә булган, яраланган. Төнге операцияләрне уздыру, дошманга каршы чыгу, саклану серләренә өйрәттеләр. Көчсезләрне дә көчлегә әйләндерделәр”, – ди “Молния”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре