Югары уку йортының яңа башлыгын бүген Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2009-2025 елларда университет белән җитәкчелек иткән Алексей Созинов узган елның сентябрендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе булды. Мондый карар парламентның 13 нче утырышында бертавыштан кабул ителде. Бүгенге көнгә кадәр КДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы вазифасын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева башкарды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез