Медицина университетын тәмамлаучыларны 3 ел буе дәүләт оешмаларында эшләргә мәҗбүр итәчәкләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының закон проекты нигезендә, университетны тәмамлаган егет яки кыз дәүләт оешмасыннан эшләүдән баш тарткан очракта, укыту бәясеннән ике тапкыр зуррак күләмдә акча түләргә тиеш. Шулай ук үз теләге белән эштән вакытыннан алда китүчеләргә дә штрафлар каралган. Бары тик түләүле бүлектә һәм ташламалы нигездә белем алучыларга гына кагылмый бу.

Әлеге закон киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк һәм хәтта вузны якындагы 2 елда тәмамлаучыларга да кагылачак. Медицина университетында укып чыккан яшь белгечләр эш урынын үзләре сайлап алачак. Аларга тәҗрибәле табиблар арасыннан остазлар билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре