Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу өлкәгә квалификацияле белгечләрне күбрәк җәлеп итү максатында проект эшләгән. Төп тәкъдимнәр арасында – медицина вузларын тәмамлап чыгучыларны дәүләт медицина оешмаларына мәҗбүри төстә эшкә урнаштыру, бюджет урыннарында белем алган егет-кызларга югары уку йортын тәмамлаганнан соң медицина оешмаларында эшләүдән баш тарткан өчен штрафлар билгеләү. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Шул ук вакытта яшь белгеч кайсы төбәктә эшләячәген, эш урынын (тиешле вакансияләр булган очракта) үзе сайлап алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез