Мединскийга янаулардан соң Бастрыкин җинаять эше кузгатырга кушкан

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Владимир Мединскийга һәм аның гаиләсенә янау буенча җинаять эше кузгатырга кушкан. Бу хакта “Российская Газета” Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко сүзләренә таянып яза.

“Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе, оператив хезмәтләр белән берлектә, җинаять җаваплылыгына тарту өчен, моңа катнашы булган кешеләрне билгеләү буенча чаралар күрәчәк”. – дигән Петренко.

Кичә журналист Владимир Соловьев Россия Президенты киңәшчесе, Истанбулда сөйләшүләр алып бару буенча Россия делегациясе башлыгы Владимир Мединскийның гаиләсенә Украина националистларыннан “конкрет эчтәлектәге” янаулар булганлыгы турында сөйләгән.
“Гаиләсенә дә, якыннарына да яныйлар. Аерым алганда, радикаллар Президент киңәшчесе балаларының кайда икәнлеген белүләре турында әйтеп, “шартлаткычлы самокатлар” белән янаган, – дигән ул.
Соловьев сүзләренә караганда, Мединский янаулардан соң Украина оборона министры Рөстәм Умеров белән телефон аша сөйләшкәндә, әңгәмәдәшеннән турыдан-туры бу хәлгә ничегрәк каравы турында сораган. Тегесе, бераз дәшми торганнан соң: “Янаучылар без түгел. Безнең нациклар булса кирәк, без аларга йогынты ясамыйбыз”, – дигән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре