Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров муниципалитет халкы исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
«Менделеевск районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – дип белдерде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, Түбән Камада зыян күргән ун кеше, медицина ярдәме күрсәтү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Мәскәүгә китерелгән.
«Аларның тизрәк аякка басуын теләп дога кылабыз. Түбән Кама, без сезнең белән!» - диде Роберт Искәндәров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез