Менделеевск шәһәрендә, Кама елгасы яры буенда, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча комплекслы төзекләндерү эшләреннән соң, “Тихие горы” пляжы ачылган.
Шулай итеп, “Тихие горы” районда су буенда ял итү өчен тәүге урынга әйләнгән. Аның ачылышы концерт, флайборд-шоу, гидроциклларда тамаша һәм мастер-класслар белән үрелеп барган.
«Моңа кадәр шәһәр пляжы (биредә Кама елгасының яр буе озынлыгы 20 чакрымнан артыграк тәшкил итә) бик мөшкел хәлдә булган. Хәзер исә анда волейбол мәйданчыгы, уен зонасы, кызыну өчен ятаклар булдырылган. Алга таба күзәтү мәйданчыгы, 500 урынга исәпләнгән амфитеатр, чатырлы сәхнә эшләү күздә тотыла.
“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын үстерү. Илкүләм проект кешеләребезне үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл кылуга җәлеп итүне күздә тота. Моннан тыш илкүләм проектның төп максатчан күрсәткече – һәр ел саен 120 миллион кв.м торак мәйданын файдалануга тапшыру һәм 5 миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез