Газетага язылу

Метаморфоза, яки Анджелина Джоли ник Американы танымый?

Метаморфоза дип нәрсәнең дә булса тамырдан үзгәрүен, бер халәттән икенчесенә әверелүен әйтәләр. Бүгенге глобаль сәясәткә бик хас күренеш бу. Америкада Трампның икенче тапкыр хакимлеккә килүе белән үзен демократия ныгытмасы дип атаган илдә эчке сәясәтнең тамырдан һәм капма-каршыга үзгәрүе башланды. Ак Йорт хуҗасы ил икътисады һәм социаль тормышка кагылышлы мәгълүматларны масштаблы цензура белән колачларга омтыла, Федераль Резерв системасының эшчәнлегенә кысыла: үзе күрергә теләгән резерв ставкасы таләп итә, үзен тәнкыйтьләүчеләрнең авызын томаларга тырыша…

Тамырдан үзгәрешләр бер АКШ белән генә чикләнми. Моңарчы үзен сөттән ак, судан пакь итеп күрсәтеп килгән сиончылар дәүләте Израиль мәгълүмат сугышын оттыра. Глобаль медиа тармакны үз кулларында тоткан гыйбриләр интернет челтәре белән көндәшлеккә әзерлексез булып чыкты. Сиончылар урнаштырган глобаль парадигма бүген җимерелә: дөнья халыклары аларның ерткыч йөзен ачык күрә. Нәтиҗәдә Көнбатыш илләрендә сиончылар вәхшилегенә каршы протест бәйдән ычкынган масштабка җитте. Европа державаларының Фәләстыйн дәүләтен танулары – шул протест нәтиҗәсе. Италия премьеры Мелониның аны танудан баш тартуы үткән тәүлектә илкүләм зур гыйсъянчылык хәрәкәте башлады: Миланда халык полициягә ташлар ыргыта, Болоньяда кешеләр урамнарны япты, профсоюзлар забастовка оештыра.

Тель-Авивның Дохага хыянәтчел һөҗүме Якын Көнчыгыш илләрендә тектоник үзгәрешләр башлады. Пакыстан һәм Согуд Гарәбстаны үзара хәрби ярдәмләшү туында пакт төзеде. Килешү илләрнең берсенә һөҗүм булса, икенчесенең шунда ук ярдәмгә килүен күз алдында тота. Израиль чиге буенда Мисырның күпсанлы калканлы техникасы туплана. Мисырлылар һава һөҗүменә каршы тору өчен Кытайдан алган коралларын да әзер тота. Мисыр сәясәтчесе Мостафа Бәкри сиончыларга: «Безнең чикне үтеп чыксагыз, икенче көнне үк безне Тель-Авивта очратырсыз», – дип белдерде. Президент Сиси Израильне «дошман» дип атады. Мондый бәянең Мисыр сәясәтендә соңгы илле елда булганы юк иде.

Израильне тәнкыйтьләү АКШта катгый тыелган. Хәзер моның өчен төрмә срогы кертергә җыеналар. Кино йолдызы һәм режиссер, БМОның Качаклар Комиссариаты илчесе Анджелина Джоли АКШтагы цензура уңаеннан: «Мин үз илемне танымыйм», – дип белдерде. Бу белдерүне ул танылган телевидение алып баручысы Джимми Киммел Чарли Киркны үтерү уңаеннан әйткән сүзләре өчен эштән куылгач ясады. АКШтагы консерватив сәясәт комментаторы Кэндис Оуэнс исә, чын үтерүче тоннельләр аша качты, үтерүче итеп гаепсез кешене билгеләделәр, дип бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре