«Метеор» яшьләр форумы 1200 кешене берләштерде

Түбән Новгород өлкәсендә 4 июльдән 9 июльгә кадәр «Метеор» Идел буе федераль округының яшьләр форумы узды.Чара 1200 катнашучыны, шул исәптәнТатарстан Республикасыннан 72 делегатны берләштерде. Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән делегацияләр, җиде юнәлеш буенча әзерләнгән программа, белем бирү мәйданчыклары, табигать кочагында йөрү, талантлы һәм актив яшьләр болар барысы да «Метеор» форумында иде.

«Метеор» форумының программасы бай иде: белем бирү мәйданчыкларында белгечләр лекцияләрдән тыш, практик дәресләр дә уздырды. Катнашучылар үзләренә хуш килгән лекцияне сайлый алды.

Форум яшьләрнең тормышта үз урынын табуга юнәлдерелгән иде. Моңа өстәп, биредә төрле мастер-класслар, шул исәптән чүлмәкче түгәрәге һәм рәсем сәнгате буенча мастер-класс, сапларда йөрү (авт. бу ишкәк белән йөзү тактасы), физик күнегүләр, хәтта ана капиталы һәм иминият түләүләре турында лекцияләр һәм конкурслар оештырылды.

Конкурс дигәннән, форумда 14 делегация арасында «Төбәк чатырлары конкурсы» үткәрелде. Чатырларның ниндие генә юк! Сарытау өлкәсе чатыры планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулуга багышланган.Мордовия республикасы чатыры милли орнаментлары белән бизәлгән. Алар аклы-кызыллы милли киемнәрен дә тәкъдим итте. Татарстанлылар чатыры исә республиканың үзенчәлекле колоритын чагылдыра, кунакчыл урын буларак тәкъдим ителде.Ул сихри дөньяга алып керә: биредә милли-мәдәни мирасыбыз заманча алымнары белән үрелеп бара. Төрле делегацияләрдән «Чәк-чәк бармы әледигән килүчеләр дә шактый иде.

Ни куаныч, җиңүләр моның белән генә бетмәде. Әйтик, Дарья Селезнёва яшь рәссамнар конкурсында беренче урынны яулады.

Мин яшь рәссамнар конкурсы (профессиональ булмаган рәссамнар) өчен пейзаж темасына рәсем ясадым. Кояшлы Бауман урамыбызны тәкъдим итәсе килде. Һәр делегациядән кимендә бер-ике катнашучыиде. Нәтиҗәдә мин беренче урынны яуладым. ди ул. Бу минем форумнарда беренче тапкыр катнашуым, әмма программасы бай булганга күрә миңа монда бик ошады.

Форумда Сабан туе бәйрәме дә узды. Аны Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән делегацияләр оештырды.

Бездә барлыгы 10 конкурс булды: көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, йомырка белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, викториналар һәм башкалар. Чын Сабан туендагы кебек көрәш тә булды. Барлык делегацияләр дә шушы бәйрәмдә катнашты, ди Полина Картушина.

Форумны ябу тантанасында конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. Шулай итеп, грант конкурсы нәтиҗәләре буенча, Василиса Красикова «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» «Квест-бокс» проектына 135 мең сум акча отты, Саимә Шаһиәхмәтова «#Играйснами» проектына – 160 мең сум, ә Гүзәл Бахитова һәм Виктория Волкова «Дамба – буыннар җепләре» проектына 290 мең сум акча отты. Шулай ук Гүзәл Бахитова форумның иң актив өч катнашучысы исемлегенә керде. «Волга24»телеканалы һәм Идел буе федераль округының яшьләр һәм иҗтимагый проектлар телеграм-каналы «PRIFO» конкурсында Веста Хобер 200 мең сум акча отты.

Белем бирү программасы, фестивальләр, күргәзмәләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы делегатлары 12 юнәлештә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте:

– 1 урын: Яшь рәссамнар конкурсы, номинация «Классик һәм традицион рәсем сәнгате» номинациясе (профессиональ булмаган рәссамнар) – Дарья Селезнева;

– 1 урын: Диджейлык фестивале – Евгений Мөхәммәдиев;

– 1 урын: «Киләчәк күнекмәләре» квизы(«Профразвитие» проектыннан һәм Н. И. Лобачевский исемендәге ННГУ компетенцияләр үзәгеннән оештырылган квиз) – Татарстан командасы;

– 1 урын: «Дәүләт старты» программасыннан интерактив квиз – Татарстан командасы;

– 1 урын: Россия Банкының Волга-Вятка баш идарәсеннән эшлекле уен – Татарстан командасы;

– 2 урын: киберспорт буенча «Tekken 8» турниры – Игорь Калантаев;

– 2 урын: кыска метражлы фильмнар конкурсы – Кристина Курдюмова;

– 2 урын: яшь шигърият һәм проза авторлары конкурсы (номинация-проза) – Нургөл Сансызбаева;

– 2 урын: арт-объектлар конкурсы – Тимур Микулишна;

– 2 урын: Россия җәмгыятеннән «Белем» квизы:«Россия казанышлары» – Татарстан командасы;

– 2 урын: «Финанс дебюты» квизы (Бөтенроссия «Минем финансларым» ның икенче этабы) – Татарстан командасы;

– 3 урын: «Күңелле ат чабышлары» чемпионаты – Рөстәм Сәлахетдинов.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре