Газетага язылу

Мидхәт Шаһиәхмәтов геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хезмәтегез ил мәнфәгатьләренә хезмәт итә, республиканың тотрыклы үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итеп, иң масштаблы проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен нигез булып тора. Һөнәри осталыгыгыз һәм югары компетенциягез ярдәмендә Татарстанда торак төзелеше, транспорт инфраструктурасы, сәнәгать һәм социаль объектлар динамик үсеш ала.

 

Сезнең төгәл үлчәүләрегез һәм сыйфатлы картографик материаллар республика гражданнарының тормыш сыйфатын күтәреп, территорияләрне нәтиҗәле үзләштерү һәм инфраструктураны үстерү өчен, дәүләтне ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итә. Намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм республиканың икътисадый үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, киләчәктә һөнәри казанышлар һәм республика файдасына куелган барлык бурычларның уңышлы үтәлүен телим», – диелә котлауда.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре