Агымдагы елда милек салымын 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләп бетерергә кирәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта искә төшерделәр.
“Республикада яшәүчеләргә милек салымына бәйле 2,41 миллион салым хаты җибәрдек”, – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Аның әйтүенчә, салым хатларының 60 проценты электрон рәвештә киткән. “Ел дәвамында салым хатын электрон рәвештә алырга теләүчеләр саны 46 процентка, ягъни 460 мең кешегә артты. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалану бик җиңел. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталының пароле дә җитә”, – диде Марат Сафиуллин.
Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, электрон хезмәтләрдән файдаланмаучыларга салым хатын гадәттәгечә, почта аша җибәргәннәр. “Гражданнарның салым исәпләүгә бәйле сораулары булган очракта, милек объектлары урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – диде Марат Сафиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез