Миллион да җитми: яшь мәдәният белгечләрен авылларга кайтармакчылар

Яшь табибларны кайтаралар, яшь укытучыларны кайтаралар, ә авыллардагы мәдәният учакларын кем саклар? Әлеге өлкәдәге кадрлар кытлыгын ничек тә булса киметү максатыннан, быелдан Россиядә махсус федераль программасы эшли башлаячак. Моңа охшаган башка программалардагы кебек үк шартлар гади: авылга кайтсаң, акча түлиләр. Тик яшьләрне миллион кызыктырырмы?

Мондые да бар

«Авыл табибы», «Авыл укытучысы» программалары белән беррәттән, быел Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль программасы эшли башлый. Әлеге программа турында 2024 елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин да әйткән иде. Ул чакта Президент аның ярдәмендә авылларга 10 меңләп белгечне җәлеп итеп булачагына ышаныч белдерде. Сүз уңаеннан, махсус уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген Россия төбәкләрендәге авылларга нәкъ менә шуның кадәр белгеч җитми дә инде.

– Яңа программа кысасында авыллар, бистәләр, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдәге мәдәният учакларында эшли башлаучыларга бер мәртәбә 1 млн сумлык субсидия биреләчәк, – дип игълан итте Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова министрлык коллегиясе утырышында.

Әлеге субсидия күләме 2 млн сумга кадәр дә җитәргә мөмкин. Бу сумманы исә Ерак Көнчыгыш, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә эшләячәк яшь белгечләргә вәгъдә итәләр.

Шартлар:

– программада мәдәният өлкәсендә белеме булган 55 яшькәчә кешеләр катнаша ала;

– катнашучылар махсус конкурс шартларында ачыкланачак. Документларны кабул итү 15 апрельдә башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк;

– конкурста җиңүчеләр үзләре эшләячәк мәдәният оешмасы белән килешү төзи. Аның кысасында белгеч, ким дигәндә биш ел дәвамында анда эшләргә тиеш булачак;

– эштән киткән очракта, килешү вакыты тәмамланганчыга кадәр түләүнең бер өлеше дәүләткә кайтарыла.

Татарстанда да кытлык

Кадрлар кытлыгы мәсьәләсе – Татарстан мәдәният тармагының авырткан урыннарының берсе. Без хәзер авыллар, бистәләр, кечкенә шәһәрләр турында сөйләшсәк тә, бу өлкәдә яшь белгечләр зур шәһәрләргә дә кирәк. Һәрхәлдә, саннар шул турыда сөйли.

Татарстанда мәдәният тармагында барлыгы 23,1 мең кеше эшли. Аларның нибары 5 проценты гына – яше 25 кә җитмәгән егет-кызлар. 14 проценты – 26–35 яшьлекләр.

1 млн сум акча яшьләрне җәлеп итә алырмы? Сүзне аларның үзләренә биргәнче, шушындый ук тәртиптә эшли торган башка программа белән чагыштырып карыйк. Әйтик, «Авыл укытучысы» Россиядә 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Һәм шушы еллар дәвамында анда ил буенча 6,3 мең яшь белгеч катнашкан.

Салалардагы мәдәният учакларын сакларга омтылучылар күпме булыр? Монысын вакыт күрсәтер. Әмма яшьләр үзләре яңа программага карата каршылыклы фикердә. Арча районының Наласа авылы мәдәният йортын җитәкләүче Ләйсән Лотфуллина әйтүенчә, акчалата ярдәм артык булмас. Әмма...

– Хәзерге көндә инфляция дәрәҗәсен исәпкә алганда, 1 млн сум ул кадәр күп акча түгел. Аннан соң, килешү нигезендә яшь белгеч биш ел буе эшләргә тиеш була. Ирек, азатлык яратучылар өчен бу да каршылыклар тудырырга мөмкин, – ди ул. – Миңа калса, яшь белгечләргә ай саен түләнә торган аерым бер премия булдырырга кирәк. Аларның эш шартларын кайгырту да комачауламас. Мәдәният йортларына заманча экраннар, ут җиһазлары, музыка уен кораллары, киемнәр алу өчен акча бүлеп бирелсә, без авылда уза торган чараларның сыйфатын да арттырыр идек, андый шартларда идея белән янучы мәдәният хезмәткәрләре «Эшлим!» дип торыр иде.

Ләйсән – үзе дә яшь белгеч. Әмма аны авылга ниндидер программалар кайтармаган.

– «Авылга кайтып эшләргәме яки эшләмәскәме?» дигән сорау гомумән куелмады. «Әйдә, синнән була», – дип чакырдылар – мин кайттым. Без –  авылларда колхозлар беткән, аларның кисәк бушаган вакытын күреп калган буын. Шуңадырмы, «Мин кайтам, мин эшлим, авылның киләчәгенә кечкенә булса да өлешемне кертәм» дигән яшьлек максимализмы бар иде, әлбәттә, – дип сөйләде ул безгә.

Ә булачак мәдәният белгечләре бу хакта ни уйлый соң? 1 миллион сум аларны авылга кайтара алырмы? Бу сорауны без Казан дәүләт мәдәният институты студентларына бирдек.

Сөмбел Фәрхуллина, 3 нче курс студенты:

– Бер яктан, мин үзем тынычлык яратам – авылда рәхәт булыр иде кебек. Шәһәрдәге ыгы-зыгы юк анда. Икенче яктан, авылда үсеш өчен мөмкинлекләр алай ук күп түгел. Ягъни син ниндидер бер баскычка менәсең дә, аннан соң барыбер кая да булса күченергә кирәк булачак. Ә бу – тагын тормыш рәвешеңне тамырдан үзгәртү дигән сүз. Шуларны уйлыйм да шәһәрдә калу ягын өстенрәк күрәм.

Данир Шәрифуллин (исеме үзгәртелде), 3 нче курс студенты:

– Яхшы тәкъдим. Ләкин бер тапкыр түгел, авылда яшәгән һәр ел өчен берәр миллион түләсеннәр иде ул! Яки бер миллион һәм, аңа өстәп, шәп хатын да тәкъдим итсәләр, шулай ук уйлап карарга булыр иде (көлә). Дөресен әйткәндә, хәзерге көндә бер миллион акча әллә ни күп тә түгел инде. Аның белән нәрсә эшләп булсын? Аннан соң, кайсы районга кайтуга да карый бит әле. Кайдадыр яшьләрне көтеп торалар, чагыштырмача шартлар да яхшы, ә кайдадыр – юк. Әйтик, Казанга якынрак булган районнарда рәхәтләнеп эшләргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре