Мин эзләдем каладан: яшьләр үзенә парны кайда таба ала?

Автобус тукталышында, кибеттә яки театрда... Россия яшьләренә үз парларын нәкъ менә шундый урыннардан эзләргә туры килмәгәе. Элеккеге кебек. Ник дигәндә, илдә танышу сайтларын тыярга тәкъдим итәләр. Интернетта мәхәббәткә урын юк, янәсе. Битлек астына яшеренеп сөйләшүне кулайрак күргән яшьләргә кайда танышырга? Әллә мәхәббәткә киртәләр була алмыймы?

ПАСПОРТ БЕЛӘН

Танышу сайтларын ябу хакында сөйләшүләр бүген генә башланмады. Соңгы биш елда бу хакта төрле дәрәҗәдә фикер алышулар күп булды, әмма яшьләр интернетта танышудан туктамый. Каршы чыгучылар фикеренчә, танышу сайтларыннан мошенниклар да еш файдалана. Шуны истә тотып, яңа ысуллар тәкъдим итәләр. Шуларның берсе – Дәүләт хезмәтләре порталы аша танышу хезмәтен булдыру. Паспорт һәм ИНН ярдәмендә үз ярыңны эзләп кенә калмыйча, аның кредит тарихын, гаилә хәлен, балалары булу-булмавын да тикшерергә мөмкин булачак. Әлбәттә, әлегә бу – тәкъдим генә. Аны ничек тормышка ашырачаклары билгесез.

Яшьләрне тизрәк өйләндерү һәм бала табарга күндерүнең яңа ысулларын Татарстанда да эзлиләр. Казанның ЗАГС идарәсе «Шәһәрнең иң кызыклы урыннарында танышу кичәләре» проектын башлап җибәрергә тели. Әлегә ул – әзерлек этабында. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәренчә, әлеге проектны китапханә, парк һәм кафеларда гамәлгә ашырырга мөмкин. Республикада никахлашучыларның уртача яше – 28–30. «Бу – бик зур проблема. Элек бу яшьтә 3–4 балалы ныклы гаилә төзегәннәр. Җанлы аралашу теләсә нинди төркемдә язышуга караганда нәтиҗәлерәк. Анда «смайл» артына яшеренеп булмый», – дип аңлата матбугат хезмәте. Кешеләр социаль челтәрләрдә таныша, озак вакыт анда аралаша, ә күзгә-күз очрашкач, аларның өметләре акланмый. Нәтиҗә бер: әрәм киткән вакыт һәм акланмаган өметләр.

ДИМЧЕ ЯРДӘМГӘ КИЛӘ

Эзләгән табар, ди халык мәкале. Тик бүген «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына» дигәне актуальлерәк. Үз тиңен эзләүче яшьләргә дә кагыла бу сүзләр. Күз алдына гына китерик: Сабан туе яки берәр бәйрәмгә барасың да анда үз ярыңны очратасың.

Мамадыш районының ЗАГС бүлеге, туган якны өйрәнү музее белән берлектә, ел саен Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә яшьләр өчен «Димче почмагы» әзерли. Махсус мәйданда катнашучылар өчен борынгы халык уеннары, парлы биюләр һәм кызыклы бәйгеләр оештырыла. Мисал өчен, «Йөзек салыш», «Күгәрченнәр», «Фантики», «Танышу таягы» һәм башка парлы уеннар. Бу проект үзләренә пар таба алмаган яшьләргә ярдәм итүне күздә тота.

Быелгы «Димче почмагы» ишегалдының үзенчәлеге – анда Мамадыш ЗАГСы хезмәткәрләре дә булу. Алар ярдәмендә йөздән артык кеше анкета тутырган. Алар телеграм-каналда махсус «Таныш булыйк» төркеменә кушылган. Танышу сайтларының рәсми, эшкәртелгән варианты бу. Биредә мошенниклар кулына эләгү мөмкин түгел.

Болардан кала, «Димче почмагы»нда яшь гаиләләргә ничегрәк итеп гаилә корырга, тормышны матур итеп алып барырга киңәшләр дә бирелә. Яшьләрне төрле сынамышлар белән дә таныштыралар. Мәсәлән, балага узган хатынга бүрәнә, түгелгән су, көянтә аша атлап чыгарга ярамый икән.

– Шаккатмалы заманда яшибез. Егетләр фатирлы, машиналы кызлар эзли. Башта мондый таләпләрне кызлар куя иде. Хәзер егетләр әзергә-бәзер килеп утырырга җыена. Кызлар да төшеп калганнардан түгел, күбесенә бай кеше кирәк. «Синең үзеңнең нәрсәң бар соң?» – дип сорагач, «Бернием дә юк», – диләр. «Матурлар чибәргә бара, мине кайсыгыз ала?» дигән җыры да бар бит. Тормыш итәргә яхшы күңелле, балалар үстерергә булышырдай, үзегезгә тиң ир-ат эзләгез, дим андыйларга. Ходай биргәнгә риза булсагыз гына, тиң яр табылыр, бәхетле тормыш итәрсез, – дип сөйләде безгә танылган яучы, «Димче почмагы»ның алып баручысы Аграфена Васильева. – Быел йөздән артык катнашучы булды. Кызык өчен генә уеннарда катнашып, үз парларын биредә очраткан егет-кызлар да бар.

Алисә һәм Денис Фәтхуллиннар (исемнәр үзгәртелде. – Авт.) – әнә шундый парларның берсе. 2023 елда уеннарда катнашып, телефон номерларын алмашкан егет һәм кыз бүген тату гаилә булып яши.

– Бәйрәмгә кыз эзләп килмәдем, әлбәттә. Иптәш егетләр уеннарда катнашырга, күңел ачып чыгарга чакыргач, ризалыштым. «Димче почмагы»нда «Йөзек салыш» уенында катнаштык. Мин йөзекне Алисә кулына салдым. Беренче күрүдә үк ошаттым. Шул көннән аралашуны өзмәдек. Быел гыйнвар аенда гаилә кордык, – ди Денис.

Пар эзләп, Мамадышка кадәр килергә кирәкми, билгеле. Сабан туйларында да танышу аланнары эшли. Әйтик, Кукмара районы да моны традициягә әйләндерергә ниятли.

ДИН БЕРӘШТЕРӘ

Танышу үзәкләре Татарстан башкаласында да бар. Шәхси үзәкләр турында түгел сүзем. Шәригать кануннары буенча яшәргә тырышучылар өчен Казанның «Гаилә» мәчетендә «Адәм белән Һава» таныштыру һәм гаиләне саклау үзәге эшләп килә. Анда 2024 елдан «Син һәм мин» дигән очрашу кичәләре оештырыла башлады.

– Башта без парларыбызга анкета тутырырга киңәш итәбез. Анда син өметләнгән ярның сыйфатларын, аның образын сурәтләү каралган. Шул анкетаны карап, бер-берсенә туры килә торган парны барлыйбыз. Яшьләр теләп катнаша, – дип сөйләде мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ислам дине танышу сайтларында утыруны тыймый, билгеле. Әмма социаль челтәрләрдә киелгән «битлек» әңгәмәдәшең турында дөрес мәгълүмат туплауга зур киртә тудыра, дип саный дин әһеле. «Интернетта син – кыйммәтле алтын, бәһасе булмаган көмеш, ә чын тормышта – гади бер бакыр. Шуңа күрә җанлы аралашу, безнең проектларда катнашу парларга ныклы гаилә нигезен төзергә ярдәм итә», – ди Рөстәм хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәте дә яшьләргә ярдәмгә килә. Фәкать таныштыруга юнәлгән аерым проектлар булмаса да, нәзарәт оештырган чараларда катнашып танышкан, кавышкан һәм гаилә төзегән парлар саны бүген 38 икән.

– Аллаһка шөкер, ел дәверендә без 15 проектны тормышка ашырабыз. Шуларда катнашып табышкан парларыбыз – 38. Бер яктан кечкенә сан, диярсез, әмма бу санның әһәмияте зур. Чөнки егетләр һәм кызларга шәригать кануннарын бозмыйча, якыннан танышу мөмкинлеге ачыла. Алар бер-берсенең кеше белән ничек аралашканын, хезмәткә мөнәсәбәтен, әхлакый ягын, ислам дине кануннарын үтәү-үтәмәвен күрәләр. Алар белән без һәрчак элемтәдә торабыз, аларны дусларыбыз дип атыйбыз, – дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Моннан тыш, «Яшь килен» проекты популяр. Ул инде җиденче ел рәттән елга ике тапкыр уздырылып килә. Быел «Яшь кияү»не дә башлап җибәргәннәр. Менә бу ике проектны берләштерү хакында да уйланалар. Аларның максаты – шәригать кануннарына нигезләнеп, бәхетле гаилә кору серләренә төшендерү. Катнашучылар ислам динендә гаиләгә бирелгән урын, татар традицияләре турында лекцияләр тыңлый, җанлы очрашуларда катнаша. Моннан тыш, сәламәт тормыш алып бару, финанс мәсьәләләрен җайга салу серләренә дә төшенә.

– Бүген парлар күп аерыла. Нигә аерылыша, дип баш ваталар. Гыйлем җитмәгәнгә, – дип саный Айгөл ханым. – Танышу сайтлары тыелмаган, билгеле. Тик анда кирәгеннән артык аралашасың икән, бу хәерлегә түгел. Без бу форматны хупламыйбыз. Махсус тикшерелгән мәгълүматларны гына урнаштырып эш итүче мөселман платформалары барлыгын беләбез, әмма алар да җанлы аралашуны алыштыра алмый инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре