– Дус кызыма мин гомерем буе рәхмәтлемен. Алдына яткырып, мине юатып, кочаклап утырды. Елый күрмә, йоклама, ярамый, дип торды. Йоклап китсәм, бәлки бүген исән дә булмас идем. Ул чактагы хәлемне үзем генә беләм. Бер мәлдә бар дөньяның асты-өскә килде. Күз алдында кулым туралды. Ә аннары реанимациягә салдылар. Андагы табиблар да яхшы булды. Яныма шулай ук кулын өздергән апа да кереп киңәшен биреп чыкты. Башымда бер уй: мин хәзер кемгә кирәк инде! Бик өзгәләндем, – дип сөйли Гүзәл. – Иң борчылганым: ирем кире кагар дип уйладым. Хастаханәдән чыгуга, аңа, өйләнәсең булса ташла, дидем. Әмма ул мине кимсетмәде. Барлык якыннарым ярдәм итәргә тырышты. Каенанама да рәхмәтлемен. Иң беренче көннәрдән үк янымда булды. Бөтен эшне эшләде. Мине мунчада юындыручы да ул иде. Ашарыбызга да пешерде. Әкренләп мин ничек тә яшәргә өйрәнергә кирәклеген аңладым. Беренче итеп сул кул белән язарга өйрәндем. Ә аннары әкренләп кухняга чыктым. Камыр куйдым. Май күмәче пешерермен дип йөргәндә, әни керде. Ул булышты. Аннары без аның белән бергә өчпочмак пешердек. Читтән генә ирем карап тора. Күзләреннән яшь тәгәри. Яныма килде дә, болай булгач, яшибез икән, диде. Шул сүз канат куйды.
Гүзәлнең эшли белмәгән эше юк икән. Ире дә өйдәге бөтен әйберне хатынның кул уңаена җайлаштырып куя. Камыр бөгү генә түгел, тегәргә дә, җиләк җыярга да, токмач кисәргә дә өйрәнә ул. Кулына зыян килгәч тә, кире шул эш урынына чыгып, 2 ел камыр ризыклары пешерә әле ул. Ә аннары фермага бозаулар карарга бара.
– Эшлим дигән кеше җаен таба икән. Теләк кенә кирәк. Менә бит мин дә бер кул белән яшәргә өйрәндем. Токмач та кисеп сатам, җәй буе яшелчә, җиләк-җимеш үстерәм. Җәй җитүгә, җиләк җыеп сатам. Үз клиентларым күп. Кайберләре чүбеннән аерып җыеп бирүне дә сорый. Синең җиләкләрең генә тәмле дигән булалар. Шуңа ышанып, үземә калмаса калмый, сораган барлык кешеләргә җыям инде. Әле менә савыт-саба юа торган машина алмакчы идек, урнаштырырга урын таба алмыйбыз. Ирем дә эшләремне җиңеләйтергә булыша. Токмач кисә торган җайланманы электр белән эшли торган иттерәм дип йөри әле, – ди Гүзәл. – Бәла аяк астында. Мин дә болай булыр дип күз алдына да китергән кеше түгел. Әмма авырлыкны үткәрә белергә, язмышыңа язылганны кабул итәргә кирәк икән. Әле дә иремә, әнигә, балаларыма рәхмәтлемен. Улым да, кызым да, без сине ничек бар, шулай яратабыз, дип кенә тора. Кызыма әле 18 дә тулмаган, ә ул мине кимсенмәскә, дөрес итеп яшәргә өйрәтә. Алар бездән яхшырак белә шул. Язмышка кая үпкәлисең инде ул! Булган бәхетемә сөенеп яшәргә язсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез