• Фото: elles.top

"Миңа шушы гомеремдә өч тапкыр ясин чыкканнар..."

– Миңа шушы гомеремдә өч тапкыр ясин чыкканнар, – дип сүзен башлады өлкән яшьтәге күршебез Фәргать абый. – 6–7 яшьлек чагымда күршеләрнең помидорларын урлап тотылдым. Күрше абый кыйнамады да, ачуланмады да, өйгә алып керде дә ике тапкыр тозсыз-нисез яшел помидор ашатты. Өченче тапкыр ашатырга кергәндә, тәрәзәдән чыгып качтым. Күрше абый мине үзенчә шулай тәрбияләп, урлашырга ярамаганлыгын аңлаткандыр инде.

Икенче көнне беркая чыкмыйча, әнинең итәгенә генә тагылып йөрдем. Дустым  Фәнил уйнарга чакырырга кергәч тә, чыкмыйм, дигән идем. «Әйдә инде, кишер белән сыйлыйм үзеңне», – дип ялынгач, аларның бакчаларына кердек.  Ике кишер өзеп алуга, әтисе белән әнисе кайтып төште. Мин аңлап алганчы, Фәнил каядыр качып өлгергән, ә мин, кишер тотып, бер үзем бакча уртасында басып калдым.  Фәнилнең әтисе парторг булып эшли иде. Бик кырыс, усал кеше, ә әнисе – укытучы. Әтисе минем янга килеп, болай эшләргә  ярамый, дип чыгарып җибәрде.

Ә өйдә мине әти белән әни көтә иде. Иң беренче әти күн каеш белән ярды. Ул туктаган арада әни кыйный башлады. Аларга дәрәҗәле күршеләре каршында карак малайлары өчен оят булгандыр инде, икенче тапкыр эләгүем бит.

Ул көнне аякка да баса алмадым. Икенче көнне Фәнилгә: «Ник әтиеңнәр кайтуын миңа әйтмәдең, ә үзең качтың?» – дигәч, ул: «Әтидән курыктым»,  – дип җавап бирде. Безнең сөйләшкәнне әни ишетеп торган, тик минем гаепне аклап булмый иде инде. Яткан җирдән ашарга барырга дип торгач, аңымны югалтып егылганмын. Шул хәлемдә өйдә бер ай ятканмын, мине инде үлә дип уйлаганнар. Ләкин гомерем бетәсе булмагач, исән калганмын.

Быел авылга кайткач, туганнар: «Дустың Фәнил дә кайткан, бар, күрешеп чык», – дигәннәр иде, мин кермәдем. Ачу саклавым түгел, ләкин күрешергә теләмәдем. Бәлки ялгышканмындыр. Балачакта кем белән кем сугышмаган да, кем ачуланышмагандыр. Динебез буенча да өч көннән артык ачу саклап йөрергә кушылмаган бит. Ул вакыттан соң озак вакытлар узган булса да, күңел түрендә төер шикелле утырып калган әлеге вакыйга искә төшеп, хатирәләрне яңартты. Тормышта балачак дустым белән юлларыбыз кисешмәде. Авыр мизгелдә очрашкан булсак, ул үзен ничек тотар иде микән, дип уйлап куйдым. Ә минем аңа карата фикерем үзгәргән иде. Тикмәгә борынгылар: «Дустың үзеңнән яхшы булсын», – димәгәннәрдер шул.

                                     Розалия Галләмова.

                                    Казан шәһәре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре