Телефон тавышына уянган Гөлсем тәүлекнең ни вакыты икәнен аңлый алмый аптырады. Якты икән әле, төн түгел, димәк, дип уйлады ул. Сәгать телләре бишне күрсәтә иде. Иртәнге бишме бу, кичкеме икәнен аңларга өлгермәде, туктаусыз шалтыраган телефонын алды. Килене Айгөл икән.
– Әни-и-и, – диде килене еламсыраган, карлыккан тавыш белән. Ул икенче сүзен әйткәнче инде Гөлсемнең башыннан мең дә бер хәвефле уй үтте. Йә оныкларга, йә Райнурга нәрсәдер булган... – Әни-и-и, Райнурның йөргән нәрсәсе ба-а-ар. Ул миңа хыянәт итә икән бит...
– Сиңа да җиткерделәрмени инде, и-и бала...
– Син белә идеңмени?! Нигә миңа әйтмәдең?! Шулай шул, Райнур синең улың, аны яклыйсың инде син. Мине гаепле дисеңме инде?! Җүнле хатынның ире гуляйть итми дисеңме?!
– Кем әйтте сиңа шундый җүнсез сүзне?! Кем-кем, мин ничекләр сиңа шундый сүз әйтә алыйм ди, бала? Үзем дә шул хәлләрне кичкән кеше бит...
– Гафу ит, әни, анысын уйламаганмын шул. Эштәге Налия белән сүзгә килдек тә, ул бөтен кеше алдында иреңне бел кайда йөргәнен, җүнле бусаң, ирең гуляйть итмәс иде, диде. Бөтен кеше белгән, бер мин белмәгәнмен. Иртәгә үк аерылырга бирәм. Җүнле хатын тапкач, әнә шуңа өйләнсен.
– Әле Райнур белән ул турыда сөйләштеңме соң?
– Нәрсә дип сөйләшим мин аның белән? Бөтенесен әйтәм дә, аерылышабыз. Син дә бер сүз әйтмәгәнсең бит...
– Нишләп әйтмим ди, бала... Ишеткәч тә, тамашасын тарттым. Әйбәтләп тә әйтеп карадым. Ялгышын аңлады ул, кызым. Зинһар, Айгөлгә әйтмә, диде. Ялгышуы тиз, аны төзәтүе бик яман шул. Сөлек кебек ирне бер кулга эләктергән ул кыз да аны җибәрмәс өчен бик тырыша-тырмаша шул, балам. Хәзер син ике куллап иреңне, бер көрәшсез, шул алакайга бирәсеңмени?!
Каенанасыннан мондый сүз көтмәгән Айгөл тынып калды.
– Сезнең хакка гомер аралашмаган әтисенә дә бардым, кызым. Мин инде күптән ут эчендә. Аңа да ирләрчә сөйләш улың белән дидем. «Киленеңә әйт, синең ялгышны кабатламасын», – диде.
– Ничек инде синең ялгышны?! Алар гуляйть итә, без әле синең белән ялгышабыз дамыни?!
– Ир-атның шундый йомшарган чагы була. Иман йомшаклыктан инде ул. Миңа да ул чакта синнән аңлау, ярдәм кирәк иде. Ә син шартлатып араны өздең, диде. Белә калса, Айгөлгә аңлат, ничек тә гафу итәргә, Райнурны туры юлга кайтарырга тырышсын. Менә без дә бер-беребезне ничек яратсак та, минем бер ялгыш аркасында гомер буе айры-кайры яшәдек. Мин дә ялгыз, син дә... Йә, кайсыбыз отты инде! Син ичмаса балалар белән бергә, мин ничә еллар ул бәхеттән дә мәхрүм, диде. Райнур белән дә сөйләште. Әтисе белән бездән булмады инде, менә син җиңә аласың.
– Ничек?
– Ирең көн дә эштән вакытында кайтамы – кайта. Акчаны күп итеп эшлиме – эшли. Тормышны алып барамы – бара. Берәр нәрсә алам дисәң, алма дияме – юк. Гел матур итеп киен, киемгә акча жәлләмә, дип әйтә дисең. Балалар өчен үлә язып тора. Ял итәргә кем белән бара – синең белән. Кеше арасына кем белән чыга – синең белән. Син аны концерт-фәләннәргә күбрәк алып йөр инде. Ялт итеп киен, берни булмагандай, нык итеп беләгеннән култыклап ал да, «минеке ул, минеке генә» дип, бөтен кеше яныннан күкрәгеңне киереп үт. Теге кәнтәенә дә тиз җиткерәчәкләр аны. Дөрес әйтә әтисе, минем хатаны кабатлама, бала. Сиздермим дип яшәсәм дә, гомер буе үкендем. Бер өзелгәч, ялгап булмый инде аны. Ничек тә өзмәскә тырыш. Мин дә булышырмын. Кайчан кирәк – шунда балаларыгызны китереп куегыз, сөенә-сөенә карармын. Тормыш – ормыш, дип белми әйтмәгәннәр, бик катлаулы шул ул. Үтеп китә әле, менә күрерсең.
– Үтсә дә, йөрәктә барыбер эзе кала инде аның. Бөтенләй гафу итеп була дип уйламыйм.
– Бөтенесен истә тотып яшәсәң, яшәү булмый инде ул... Кызулык белән, ачу белән шулай дисең син дә... Яратасың бит улымны, ул да сине генә ярата. Сиңа кадәр бер кызга да борылып караган бала түгел бит ул. Үз улым булганга гына әйтмим, андый ирләр аяк астында аунап ятмый. Бәхетегезне үз кулларыгыз белән җимермәгез, яме...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез