Министр су агызуны киметергә кушты

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков су ресурслары буенча федераль агентлыгы утырышында яңадан Куйбышев сусаклагычыннан агызу күләмнәрен киметергә тәкъдим итте. Моңа кадәр ул берничә мәртәбә бу тәкъдим белән чыккан иде инде.

Росгидромет мәгълүматларына караганда, сентябрьдә Идел-Кама каскады сусаклагычында су агымы норманың 65 процент тәшкил иткән. Октябрьгә фараз – норманың 62 проценты. Октябрьдә иң түбән агым Кама сусаклагычында теркәлгән. Мондый аз сулык биредә 33 елга 1 тапкыр гына күзәтелә
Александр Шадриков 5 төбәктән (Татарстан, Марий Эл, Чуаш Республикалары, Ульяновск, Самара өлкәләре) Куйбышев сусаклагычы чыгымнарын 3400 куб. м/с кадәр киметү тәкъдиме белән чыкты.
Фаразланган исәпләүләр буенча 4400 куб. м/с күләмендә чыгым булган очракта, Куйбышев сусаклагычы дәрәҗәсе 11 ноябрьгә 49,80 м тамгасына төшәчәк. Министр сүзләренчә, су артуны бары тик су агызуны киметеп кенә ирешеп булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре