Миңнеханов: "Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 2 миллиард доллардан артып китте"

Соңгы 5 елда Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә чыгару күләме акчага салып исәпләгәндә 2 миллиард доллардан артып киткән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Агроволна” күргәзмәсен ачу тантанасында шул хакта белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

“Дөньяның 56 иленә авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрәбез”, – дип билгеләп үткән республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстан – азык-төлекнең төп төрләре буенча үз-үзен тәэмин итүче төбәк.

“Безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Россия җитәкчелегенең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча куйган бурычларын хәл кылуга саллы өлеш кертеп килә”, – дип белдерде ул.

Рәис, агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасы башланганчы, анда тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләр белән танышты.

“Агроволга” күргәзмәсе 9-11 июльдә уза. Анда 27 илдән 400дән артыграк компания катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре