Бу хакта Татар-информ яза.
1889 елда төзелгән бинада ТР Рәисе кушуы буенча масштаблы ремонт эшләре башкарылды, шуннан соң бина фондка тапшырылды. Офисның мәйданы дүрт тапкыр диярлек артты.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, беренче катта ресепшн зонасы, 20 социаль координатор өчен ике бүлмә (республикада алар барлыгы 119), психологик ярдәм күрсәтү кабинеты һәм прокурор, хезмәт министры һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән шәхси очрашулар өчен бүлмә урнашкан. Районнарда яшәүчеләр өчен видеоконференция элемтәсе оештырылган. Аерым блок протезлау һәм адаптация белән ярдәм итү өчен бүленгән. Икенче катта 100 урынга исәпләнгән актлар залы, тренинглар һәм батырлык дәресләре өчен укыту зонасы, руханилар белән очрашулар өчен «Тыныч кунак бүлмәсе» һәм аш бүлмәсе бар.
Офисны караганнан соң, Миңнеханов һәм Цивилева махсус операция ветераннарына дүрт «Москвич-3» җайлаштырылган автомобилен тапшырды.
«Яңа бинага күчендегез. Шартлар бик яхшы — хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә. Бүген фонд геройларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш алып бара. Махсус хәрби операция ветераннары турында кайгырту — безнең бурычыбыз», — дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Анна Цивилева республика җитәкчелегенә фондка ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бик шәп бина. Хезмәткәрләр өчен иң яхшы шартлар булдырылган. Шулай ук бүген без махсус хәрби операция ветераннарына автомобильләр тапшырабыз. Бу машиналар сезнең гаиләләрегез өчен зур ярдәм булыр дип ышанабыз», — диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез