Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда, аерым алганда, “Түбән Кама Нефтехим” заводындагы янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе каралды. Кичә министр республика клиник хастаханәсендә булып, зыян күрүчеләрнең хәлен белешкән. Аларның барысына да кирәкле медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез: кичә “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә газ катнашмасының кабынып китүе сәбәпле янгын чыккан. Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше, шул исәптән бер коткаручы һәлак булган. 71 кеше төрлечә җәрәхәтләнгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты зыян күргән 10 кешене Мәскәүгә алып килгән. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде. Моннан тыш министры Татарстан Рәисе белән төбәкнең сәламәтлек саклау системасын үстерү, алга таба камилләштерү, югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләү мәсьәләләренә кагылып үтте.
Очрашуда Премьер-министр Алексей Песошин, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты. Соңрак Михаил Муршако КГМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Фәрраховны югары уку йорты коллективы белән таныштырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез