Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Сергей Цивилев Казан дәүләт энергетика университетының иң яхшы студентларына югары белем алу турында дипломнар тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
Дипломнар тапшыру тантанасы «Инжир-2025» югары уку йортлары арасындагы киләчәк энергетикасы инженерлары җәйге мәктәбен ачу кысаларында Цивилев үткәргән «Энергетиканы үстерү стратегиясе – Технологик университет моделе» лекциясеннән соң узды.
Казан дәүләт энергетика университетының иң яхшы унике студентына дипломнарны Татарстан Рәисе һәм энергетика министры тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез