Миңнеханов һәм Новак «Татнефть – 75 ел технологик лидер» дигән темага дискуссиядә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак Әлмәттә Нефть саммитында “Татнефть – 75 ел технологик лидер һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүдәге өлеше: тотрыклы киләчәк” дигән темага панель дискуссиясендә катнашты.

Республика Рәисе басым ясап әйткәнчә, аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе, биотехнологияләр, ИТ-юнәлеш өлкәсендә технологик ыргылыш һәм яңа компетенцияләр булдыру аша гына тотрыклы үсешкә ирешергә мөмкин.
“Без инженерлар һәм фәнни кадрлар әзерләүнең тулы бер экосистемасын булдырабыз. Зур компанияләр заманча укыту-лаборатория комплекслары ача”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның ныклы фикеренчә, яшьләр арасында яңа технологик культура формалаштыру мөһим юнәлеш булып тора.
Бүген республикада “Кванториум” балалар технопарклары, техник иҗат үзәкләре эшләп килә. Аларга 46 меңнән артыграк бала йөри. 350дән күбрәк мәктәптә “мәктәп – һөнәри белем – эш бирүче” хезмәттәшлеге кысасында мәгариф программалары гамәлгә ашырыла.
“Яшьләрне фәнгә җәлеп итү эше аерым зур игътибарга лаек. Татарстан – уйлап табулар һәм патентларга заявкалар саны буенча лидер төбәкләр исәбендә. Безнең стратегик максат – яңа профессионаллар буынын тәрбияләү”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул узган елда республикада “физмат-ыргылыш” проектының гамәлгә ашырылуы турында сөйләп үтте. “Проект инде нәтиҗәләрен күрсәтә дә. Быел “физхим-ыргылыш” юнәлешендә шундый ук эш дәвам иттереләчәк”, – диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре