Башкалада «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» дәвам итә. Аның кысасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды. Бу юлы сөйләшүнең төп темасы – «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр». Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Утырышта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашучыларга Владимир Путинның сәламәләү сүзләрен җиткерде. «Бу көннәрдә Казанда Россия һәм чит ил сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм дин белгечләре, бизнесменнар һәм экспертлар җыелды. Сезгә икътисадый, гуманитар һәм рухи тормышның төп мәсьәләләре турында фикер алышырга, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында уртак кыйммәтләр, мәдәни-инсани күп төрлелеккә хөрмәт, тотрыклы һәм уңышлы киләчәк өчен диалогка һәм партнерлыкка өметләр белән уртаклашырга туры киләчәк, – диелә сәламләүдә. – Безнең илдә гасырлар буе төрле дин һәм халык вәкилләре яши, аларның һәркайсы үзенең уникальлеген һәм үзенчәлеген саклый. Форумның нәкъ менә Татарстанда – милләтара татулык традицияләрен саклый торган Россия төбәгендә узуы символик мәгънәгә ия. Ислам – Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, икенче меңьеллык чигендә халыкара мөнәсәбәтләрнең глобаль системасы җитди үзгәрә башлады, яңа күп поляр дөнья формалашу мөһим тенденциягә әверелде. Бу үзгәрешләр Россиянең ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең яңа формаларын эзләүгә ярдәм итте.
– Дөнья сәясәтенең төп проблемаларына якын килү, әхлакый кыйммәтләрнең уртаклыгы – болар барысы да, традицион диннәр белән диалог төзүдә үзенчәлекле тәҗрибәгә ия булган күп милләтле дәүләт буларак, безнең ил өчен аеруча мөһим. Мондый бергәлекнең ачык мисалы – Казан Кремле, анда янәшәдә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенье соборы урнашкан, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук төркем эше белән кызыксынулары һәм Россиянең мөселман илләре белән диалогын тирәнәйтү һәм үстерү процессына керткән өлешләре өчен барысына да рәхмәт әйтте. «Быел без әһәмиятле вакыйга кысасында җыелабыз – төркем эшчәнлегенә 20 ел. Президентыбыз Владимир Путин тәкъдиме белән Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче буларак кабул ителде. Бу мөһим һәм катлаулы эшнең алгы сафында Ватаныбызның күренекле эшлеклеләре тора иде. Бу – Көнчыгышны өйрәнүче, дөньякүләм танылган гарәпче, Россия Фәннәр академиясе академигы, элеккеге Премьер-министр һәм Россия тышкы эшләр министры Евгений Максимович Примаков һәм Татарстанның Беренче Президенты, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Асылда алар нигез салган, илебездә һәм аннан читтә тирән абруйлы булулары нәтиҗәсендә Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктивлашты, бербөтен һәм күп характерга ия», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, бүген, катлаулы шартларда, Россия күп поляр дөнья төзүне, дәүләтләрнең суверен тигезлеген, аларның социаль, сәяси һәм икътисадый үсеш модельләрен мөстәкыйль сайлау хокукын хөрмәт итүне һәм рухи-әхлакый нигезләргә таянуны дәвам итә. АКШның Ирандагы гамәлләре – ул акланмаган, сәбәпсез агрессия, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
– Коллектив Көнбатыш кагыйдәләренә нигезләнгән дөнья тәртибе концепциясе АКШ һәм Израильнең Иранга каршы агрессиясенә һәм шуның нәтиҗәсендә Якын Көнчыгыштагы кораллы конфликт нәтиҗәсендә үсүенә китерде. Ул инфраструктураның җимерелүе һәм дистә еллар дәвамында оешып килүче халыкара хезмәттәшлек чылбырының бозылуы белән бергә бара. Шул ук вакытта Көнбатыш дөньясы дип аталган агрессия гаепләнми һәм хәтта аклана торган икеләтә стандартлар күрсәтә. Төркем җитәкчелеге Россия Президенты әйткән позициядә тора: Иранга һөҗүм – ул сәбәпсез агрессия, аның нигезе һәм аклануы юк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фәләстыйн–Израиль конфликты мәсьәләсе дә мөһим булып кала, анда барлыкка килгән гуманитар кризислар, Израильдән күченеп килүчеләренең ерткычлыгы, исламның изге урыннарына керү мөмкинлеген тыю, диде Татарстан Рәисе. «Безнең ил һәрвакыт БМОның Иминлек Советы карарларын үтәү ягында, беренче чиратта, бәйсез, суверен Фәләстыйн дәүләте төзү өчен. «Россия – Ислам дөньясы» төркеме тигезлек һәм гаделлек принципларына һәм халыкларның мәдәни-инсани үзенчәлекләрен хөрмәт итүгә тугрылыгын белдерә», – диде Татарстан Рәисе.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына багышланган пленар утырышында катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 80 проценттан да күбрәге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Татарстан башкаласы күптән инде уртак эштә һәм иҗатта уртак тел таба торган төрле мәдәниятләр һәм диннәрнең очрашу урынына әверелгән. «Быел утырыш темасының, Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак, уртак кыйммәтләр булуы символик мәгънәгә ия. Уртак кыйммәтләр шулай ук илебездә уза торган Россия Халыклары бердәмлеге елының үзәгенә әверелде. Россия җәмгыятенең эчке консолидациясе дә, ислам дөньясы белән халыкара диалог та барлык дәрәҗәләрдә конструктив процесслар үсешенә ярдәм итә – җирле дәрәҗәдән алып халыкара дәрәҗәгә кадәр. Россия дәүләте халыкара аренада һәм Россия җәмгыяте эчендә эзлекле рәвештә интеграциягә, диалогны үстерүгә һәм үзара хезмәттәшлекнең максималь демократик һәм үзара файдалы форматларын эзләүгә йөз тота, без һәрвакыт һәркемгә файда китерергә сәләтле тәкъдимнәргә җавап бирергә әзер. Идел буе федераль округы төбәкләрендә Россия җәмгыятенең эчке бердәмлегенең югары дәрәҗәсен халыкның көчәя барган тышкы мәгълүмати басымга реакциясе яхшы күрсәтте. 2022 елдан башлап чит илләрдән массакүләм коммуникация чаралары ярдәмендә милләтара һәм конфессияара конфликтлар кузгату омтылышлары саны биш тапкырдан артты. Шул ук вакытта социаль сораштыру нәтиҗәләре милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм гражданнар тарафыннан аларга бәя бирелүенең әһәмиятле үзгәреш кичермәвен һәм шактый югары дәрәҗәдә калуын раслый», – диде ул.
Игорь Комаров фикеренчә, тышкы басымга тотрыклылык һәм эчке теләктәшлек шул исәптән Россия гражданнарының күпчелеген берләштергән традицион кыйммәтләр аша формалаша. «Безнең ил күп гасырлар дәвамында күптөрлелек бердәмлеге принципларын җанлы гәүдәләндерә, һәм бу иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба. Дини өлкәдә бу кыйммәтләрне уртак аңлау үрнәге булып Россиянең Диннәр арасы советы хезмәт итә ала, ул инде 25 елдан артык илебезнең иң зур конфессияләрен берләштерә. Ул заманның иң катлаулы мәсьәләләре буенча уйланылган позиция булдырырга мөмкинлек бирә», – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез