Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаренең гуманитар, мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Тариг Али Бахит белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Тариг Али Бахитка Казанга килүе һәм оешма ягыннан ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, Россия белән мөселман дәүләтләре арасындагы киңкырлы мөнәсәбәтләр тигез хокуклы партнерлык нигезендә корыла һәм эзлекле төстә үстерелә.
“Татарстан Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләрне үстерүгә үзеннән өлеш кертүе белән горурлана. “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме сезнең оешма белән тыгыз хезмәттәшлек нигезендә эшли. Оешманың үзәк аппараты белән дә, аерым структуралары белән дә даими элемтәләрне җайга салуыбыз канәгатьлек хисе тудыра. Без Ислам үсеш банкы, оешманың Сәүдә хезмәттәшлеге буенча даими комитеты, Яшьләр форумы, ислам дөньясының Фәннәр академиясе һәм кайбер башка оешмалар белән элемтәләрне ныгытабыз”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Тариг Али Бахит Татарстан башкаласына Казан глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килгән. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы өчен төп яшьләр форумы бу. Анда яшьләр сәясәте өчен җаваплы ведомстволар җитәкчеләре җыелып, бу өлкәдәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшә. Быел ул 21-24 августта үткәреләчәк. Анда 40тан артыграк илдән делегатлар җыелачак. Саммитта катнашучылар яшьләр мохитендә цифрлы чишелешләр, балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдә заманча технологияләр кебек мәсьәләләрне караячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез