Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде (видеоны аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова чыгарды), дип яза Татар-информ.
«Бөтен мәдәниятне, татар мәдәниятен генә түгел. Безнең территориядә яшәүче барлык милләтләрнең дә телләрен, мәдәниятен һәм бәйрәмнәрен [саклауларын] күрсәтү бик мөһим», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
«Әлбәттә, без коллегаларыбызны татар һәм рус бәйрәмнәренә генә чакырмаячакбыз. Бездә мордва, мари, удмурт, чуваш чаралары бар», - дип аңлатты ул.
«Минемчә, безгә илебезне күрсәтергә кирәк. Ул бик күптөрле һәм шул ук вакытта бик дус», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез