Газетага язылу

Миңнеханов: «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе – илебезнең инженерлык даны символы»

Бүген Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе предприятие генә түгел, ә илебез һәм Татарстанның инженерлык даны символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү производство берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Татарстан Рәисен «КМПО» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов озата йөрде, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Заводка килүгә Рөстәм Миңнеханов КМПО музее белән танышты. Экспозиция предприятие үсешенең төп тарихи этаплары, легендар конструкторлар һәм җитәкчеләр турында сөйли, шулай ук биредә КМПО тарафыннан төрле елларда чыгарыла торган двигательләр үрнәкләре тәкъдим ителгән. 

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, заводның 95 еллык тарихы – Татарстан үсеше тарихының мөһим сәхифәләре белән тыгыз бәйләнгән хезмәт казанышлары чираты. Казан моторлар төзү берләшмәсенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелде – Бөек Ватан сугышының кырыс елларында мотор төзүчеләр Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, сугыштан соң Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе илебезнең реактив авиатөзелеше һәм ракета төзелеше башлангычында тора. Нәкъ менә монда үзебезнең беренче реактив двигательне булдыручылар – Сергей Королев һәм Валентин Глушко эшләгән. 

«Җитештерү ветераннарына күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә белгечләрнең яңа буыннарын үстереп булды», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, төрле елларда предприятиегә үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр җитәкчелек иткән. Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое Петр Акимович Витер һәм заводның легендар директоры Александр Филиппович Павлов та бар. «Җитәкчеләр заводның көч-куәте кешеләрдә булуын аңлый иде. Алар җитештерү белән генә шөгыльләнмәгәннәр, хезмәткәрләр өчен торак, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектлары төзегәннәр. Шулай ук заводка авыр вакытларда җитәкчелек иткән Дамир Җәүдәт улы Кәримуллинның да казанышларын билгеләп үтәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге һәрвакыт КМПОга ярдәм күрсәтте. Монда төп рольне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев уйнады. Аның ярдәме белән предприятиене катлаулы 90 нчы елларда да саклап кала алганнар.

"Бүген заводта 2,8 мең кеше эшли. Шунысы куанычлы, хезмәткәрләрнең яңа буыны элгәрләренең традицияләрен лаеклы дәвам итә. Ел саен предприятие цехлары аша 100гә якын авиация һәм газ турбиналы двигательләр уза. Хәзер яңа җитәкчелек алдында Казан моторлар төзү берләшмәсен алга таба үстерү буенча катлаулы бурычлар тора. Коллектив ярдәме белән завод аларны җиңеп чыга алыр дип ышанам», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов предприятиенең иң яхшы җитештерүчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә 1931 елда нигез салына һәм Россиянең иң эре машина төзү предприятиеләренең берсе булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында завод атаклы Пе-2 һәм Як-3 самолетлары өчен 15 меңнән артык ВК-105 двигателе җитештергән.

Сугыштан соңгы чорда завод реактив двигательләр җитештерүне үзләштерә. Казан двигательләре булган очкычлар барлык пассажирларның яртысына кадәр йөрткән. 

80 нче еллар башында илдә төзелә торган Уренгой – Помара – Ужгород магистраль газүткәргечен авиация тибындагы приводлы газ суырткыч агрегатлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен килеп баса. 1982 елда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә аларны җитештерү башлана. Бүген предприятие двигательләре илнең газ ташкыннарының 30%ка якынын тәэмин итә. Бөтен Россия буенча 200дән артык газ суырткыч агрегат эшли.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре