Миңнеханов «Мэрлар мәктәбе» федераль программасында катнашучылар белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мэрлар мәктәбе» федераль программасында катнашучылар белән очрашты. Казанда 28 майдан 31 майга кадәр «Хуҗалык эшчәнлеге һәм территорияләр үсеше» белем бирү модуле уза, аның кысаларында тыңлаучылар республика инфраструктурасының башкалада һәм Иннополиста урнашкан объектларында булачак.

Муниципаль кадрлар идарә резервын үстерү программасы Россия Президенты Владимир Путин Администрациясе белән Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе дәүләт идарәсенең Югары мәктәбе тарафыннан эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. 2023/2024 уку елы кысаларында программада катнашучы 161 кеше сайлап алынган, 2 агым тыңлаучылар җыелган. Беренчесендә Россиянең барлык субъектларыннан 80 кеше укый.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Тыңлаучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов нигезе нефть чыгару һәм нефть эшкәртү булган Татарстан икътисады турында сөйләде һәм берничә төп сәнәгать предприятиесен билгеләп узды. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, 2023 елда республикада 3,4 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, транспорт инфраструктурасына җитди финанслар кертелә, «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла.

«Без җирле үзидарә мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Безнең 43 муниципалитет һәм 2 шәһәр округы, шулай ук 911 җирлек бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов «Мэрлар мәктәбе»ндә катнашучыларга административ-территориаль төзелеш, республика программаларын гамәлгә ашыру һәм республиканың җирле үзидарә органнары эше турында лекция укыды. Ул шулай ук хакимият дәрәҗәсендә халыкка иң якын булган муниципалитетларның ролен дә билгеләп үтте.

Фото: © rais.tatarstan.ru

Чарада шулай ук «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.

Белем бирү модуле барышында Татарстан Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән лекцияләр, шулай ук практик дәресләр, мастер-класслар һәм диалоглар оештыру планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре