Миңнеханов Патриарх Кириллга Татарстанның дини тормышында катнашуы өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл бүген Чаллы епархиясенең Воскресение кафедраль соборының нигез ташын изгеләндерүдә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве башлыгына республика дини тормышында даими катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

«Кафедраль собор нигезенә таш салуда бергә катнашуыбыз – бу вакыйганың Рус православие чиркәве өчен дә, күпмилләтле Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия булуын раслый», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре