Төбәк җитәкчесе кушуы буенча урынга республика Премьер-министры Алексей Песошин чыкты. «Һөҗүмгә дучар булган предприятиеләр нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерә.
Җитештерү процесслары туктатылмаган. Барлык кирәкле хезмәтләр урыннарда эшли», – дигән Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, БПЛАларның берсе торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнгән.
«Хәзерге вакытта якындагы лагерь базасында вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Өч зыян күрүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип өстәде ул.
ТР Рәисе кушуы буенча район җитәкчелеге эвакуацияләнгән кешеләр өчен кирәкле эшләрне башкара: кайнар ризык, су, медицина ярдәме белән тәэмин ителә.
Хәзерге вакытта, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, БПЛА һөҗүме куркынычы Татарстанның алты шәһәрендә: Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмәдә гамәлдән чыгарылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез