Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Югары суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.
Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлек мәсьәләләрен, шул исәптән республиканың район (шәһәр) судлары эшчәнлеген тәэмин итү, аларның матди-техник базасын ныгыту, суд системасын алга таба цифрлы нигездә үстерү мәсьәләләрен карады.
Очрашуда шулай ук Татарстан Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, башка рәсми кешеләр катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез