«Гарәп дәүләтләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре белән очраштык. Бәхрәйн, Катар, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Согуд Гарәбстаны – безнең күптәнге партнерларыбыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 14,5 млрд доллар тәшкил иткән. Бу күләмнең яртысыннан артыгы ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренә туры килә!
Татарстан ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Без үзара сәүдәне үстерәбез, хәләл һәм ислам финанслары буенча хезмәттәшлекне ныгытабыз, фән, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә бергә эшлибез», – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез